Accessibility links

Кайнар хәбәр

Cугышка каршы рәсем ясаган кызның әтисе Алексей Москалёвны Русиягә тапшырганнар


Алексей Москалёв
Алексей Москалёв

Элегрәк аның Беларусның Жодино шәһәрендәге тикшерү изоляторында тотылуы хәбәр ителгән иде.

Сугышка каршы рәсем ясаган кызның әтисе Алексей Москалёвны Беларустан Русиягә күчергәннәр. Бу хакта "ОВД-Инфо"га Беларустагы яклаучы җиткергән, ул Жодино шәһәрендә изоляторда тотылган Москалёв янына керергә тырышкан булган.

Элегрәк 40тан артык сугышка каршы һәм хокук яклау оешмалары Европа берлегенә мөрәҗәгать итеп, Москалёвны Русиягә тапшырттырмауны сорады һәм аны иминрәк илгә күчерү үтенече белдерде.

Русия гаскәрен кабат "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә ике ел колониягә хөкем ителгән Москалёвны Минскида 30 мартта тоткарладылар.

Русиядә хөкем карары игълан ителергә бер көн кала ул йорт сагыннан качып киткән иде.

  • Русиянең куәт оешмалары Москалёвлар гаиләсенә кызлары – мәктәп укучысы Маша Москалёва мәктәптә сугышка каршы рәсем ясаганнан соң игътибар итте. Маша Москалёва рәсем дәресендә "Булмасын сугыш" һәм "Украинага дан" дигән рәсем ясаган иде. Бу 2022 елның апрелендә булды. Рәсемдә украин байрагы тоткан хатын-кызның Русия ракетларыннан баласын саклавы сурәтләнгән.
  • Мәктәп мөдире полиция чакыртты, икенче көнгә кызны дәресләрдән алдылар һәм әтисе, опека хезмәте белән бергә полиция бүлекчәсенә алып киттеләр.
  • Москалевның кызын балигъ булмаучылар өчен үзәккә урнаштырдылар. Русия балалар хокукы вәкиле Мария Львова-Белова кызга башка гаилә эзләүләрен белдергән иде, соңрак аны әнисе Ольга Ситчихинага тапшыруларын җиткерде.
  • Былтыр 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG