Accessibility links

Кайнар хәбәр

Telegram-каналлар Казан дары заводында снаряд шартлап, эшченең кулы өзелүен хәбәр итә


Казандагы дары заводы
Казандагы дары заводы

Әлегә ашыгыч хезмәтләр дә, куәт оешмалары да, завод җитәкчелеге дә рәсми фикер белдермәде.

Кичә, 12 апрельдә Казан дары заводында снаряд макеты шартлаган, бер эшче җәрәхәтләнгән, дип яза Baza һәм Shot Telegram-каналлары.

Baza язуынча, аның уң кул чугы өзелгән. Эшче бу макетны баллистик тәҗрибәләр уздыру бинасына илтәргә тиеш булган. Әмма җайланма бинага керә торган җирдә аның кулында шартлаган диелә. Ирне хастаханәгә алып киткәннәр.

Shot исә җәрәхәтләнүчегә 56 яшь булган, бу хәл Химик продуктлар институты биләмәсендә килеп чыккан, дип яза.

Әлегә ашыгыч хезмәтләр дә, куәт оешмалары да, завод җитәкчелеге дә рәсми ачыклама бирмәде.

  • Казан дары заводының 200 еллык тарихы бар. Берничә ел элек Ростехнадзор аны Идел буендагы иң куркыныч оешма, дип атаган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG