Accessibility links

Кайнар хәбәр

Июньнән МТС үзенең хезмәткәрләренә чит илдән торып эшләүне тыячак


Архив фотосы
Архив фотосы

Бу карарны ширкәт җитәкчелеге март ахырында ук кабул иткән диелә. Яңа таләпләр МТСның бөтен бүлекчәләре хезмәткәрләренә дә кагыла.

Якында МТС оешмасы үзенең хезмәткәрләренә чит илдән торып эшләүне тыячак. Бу хакта "Спектр" басмасына ширкәттә эшләүче берничә чыганагы хәбәр иткән.

Аларның берсе әйтүенчә, 1 июньнән МТС Русиядән читтә булган хезмәткәрләренә оешманың эчке мәгълүматларын карый алу мөмкинлеген бетерәчәк.

Димәк, чит илдәге белгечләр эш аккаунтларына кереп, вазифаларын үти алмаячак дигән сүз, дип аңлаткан "Спектр"га МТС хезмәткәре.

"Аларга Русиягә кайтырга тәкъдим иттеләр. Кайтмасалар, хезмәт килешүен өзәчәкләр", ди ул.

Басмага әлеге мәгълүматны тагын бер чыганагы раслаган: "Бу карарны ширкәт җитәкчелеге март ахырында ук кабул иткән иде. Яңа таләпләр МТСның бөтен бүлекчәләре хезмәткәрләренә дә кагыла".

Хәзер исә МТСта эшләүчеләрнең бер өлеше эш урынын югалтмас өчен, ашыгыч рәвештә Русиягә кире кайта, дип яза басма.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлагач, русияләр күпләп чит илләргә күченә башлады. Шул сәбәпле моңа охшаш тыюны хакимиятләргә буйсынучы медиа-мәйданчыкларга һәм медиаларга да керттеләр.
  • Мәсәлән гыйнварда "ВКонтакте" чит илгә күчкән хезмәткәрләренә Русиягә кайтырга кушты, эштән җибәрү белән янады. Ширкәттә моны серверлар иминлеге мәсьәләләре белән бәйле, дип аңлаттылар, ширкәтнең мәгълүматлары читкә таралуын теләмибез диделәр. Шулай ук "ВКонтакте" хезмәткәрләренә чит илдән торып эшләү тыелды.
  • Былтыр декабрь ахырына булган мәгълүматларга күрә, 2022 ел башыннан Русиянең барлыгы 10 процентка якын IT белгече илдән киткән һәм кире кайтмаган. Бу хакта дигитал үсеш министры Максут Шадаев җиткерде. Аның әйтүенчә, Русиянең 100 меңләп IT-белгече чит илдә кала бирә. Шул ук вакытта аларның 80ләп проценты дус булган илләрдә яши һәм Русия ширкәтләренә эшләвен дәвам итә, диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG