Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан шәһәрләрендә Ураза гаете намазлары 2,5 сәгатькә соңарып укылачак


Казанның "Гадел" мәчетендә бәйрәм намазы. Архив фотосы
Казанның "Гадел" мәчетендә бәйрәм намазы. Архив фотосы

Ул иртәнге 7:30 сәгатьтә укылачак. Дини чара 6:30 сәгатьтә Коръән укудан башланачак, сәгать җидедә бәйрәм вәгазе сөйләнәчәк, соңрак намазга күчәчәкләр.

21 апрельдә Татарстанда Ураза гаете узачак, республика шәһәрләре мәчетләрендә бәйрәм намазлары 2,5 сәгатькә соңарып - иртәнге 7:30 сәгатьтә укылачак.

Дини чара 6:30 сәгатьтә Коръән укудан башланачак, сәгать җидедә бәйрәм вәгазе сөйләнәчәк, соңрак намазга күчәчәкләр.

Гает намазы гадәттә кояш калкуыннан соң ярты сәгать узгач укыла. Казанда бу 4:25 сәгатькә туры килә. Әмма мөфтияттә аны берничә сәгатькә күчерү җайлырак булыр дип тапканнар, бу шәригать кануннарын бозмый. Гает намазын өйлә намазына кадәр укырга кирәк.

Шул ук вакытта авыл җирләрендә гает үз вакытында, кояш чыкканнан соң ярты сәгать узгач укылачак.

Республикада төп чара Казанның Галиев мәчетендә булачак, анда бәйрәм намазын Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин укыячак. Чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы да көтелә.

  • Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе "Хузур ТВ", "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" телеканалларында, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында һәм "Хузур ТВ" телеканалының YouTube-каналында туры эфирда трансляцияләнәчәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG