Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләрнең дүрттән бере керемнәренең төп өлешен ризык алырга тота


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аеруча 60 яшьтән өлкәнрәк булучылар төп ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен дә акчалары җитмәүне сөйләгән. Өлкәннәрнең 27 проценты ризык, өс һәм аяк киемнәре алырга мөмкинлегебез юк дигән.

2022 елда русияләрнең 25 проценты гаилә керемнәренең ким дигәндә өчтән ике өлешен ризык алырга тоткан. Шул ук вакытта Русиядә яшәүче һәр алтынчы кешенең (17 проценты) ризык, өс яки аяк киеме алырга акчасы җитмәгән. Бу хакта Югары икътисад мәктәбенең сивил җәмгыять тикшеренүләре үзәге уздырган сораштыруга таянып, "Известия" яза.

Сораштыруда катнашканнарның дүрт проценты акчалары ашауга да җитмәүгә зарланган, 13 проценты исә ризык алырга акча бар, әмма кием алырга мөмкинлек юк, дигән.

Шул ук вакытта тикшеренү авторлары узган еллар белән чагыштырганда бу саннар кимүен искәртә – халыкның тормышы аз булса да яхшырган, диелә. Әйтик 2019 елда ике тапкыр диярлек күбрәк кеше акча җитмәүгә зарланган, андыйлар җиде процентны тәшкил иткән.

Үзәк мөдире Ирина Мерсиянова искәртүенчә, 60 яшьтән өлкәнрәк булучылар төп ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен дә акчалары җитмәүне сөйләгән. Өлкәннәрнең 27 проценты ризык, өс һәм аяк киемнәре алырга мөмкинлегебез юк дигән.

  • Шул ук вакытта 2022 елның беренче чирегендә фәкыйрьлек чигендә яшәүче русияләр саны 41 процентка диярлек артуы әйтелде.
  • Русиядә яшәүче гаиләләрнең кимендә 40 проценты ипотека ала алмый, хәтта ташламалысын да, дип белдерде Русия хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Ольга Баталина.
  • Икътисад белгече Наталья Зубаревич Татарстанда фәкыйрьлек дәрәҗәсе түбән булуына шикләнеп каравын, Мәскәүнең Татарстанга карата саранлануын сөйләгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG