Accessibility links

Кайнар хәбәр

12 майдан "Райффайзенбанк" "Ак Барс" банк өчен корреспондент хисапларын яба


"Ак барс" банк бинасы
"Ак барс" банк бинасы

Моңа кадәр “Райффайзенбанк” Русиядә үз эшен киметәчәген белдергән иде. Бу санкцияләргә эләкмәгән “Ак Барс” банкына да кагыла. 

Австриянең Raiffeisen Bank International (RBI) "Ак Барс" банк өчен корреспондент хисабын яба. Бу хакта Frank Media хәбәр итә.

Мондый белдерүләр "Ак Барс" банкы мөштәриләренә җиткерелгән. Банкның колл-үзәге операторы да Frank Media хәбәрчесенә моны раслаган. "Ак Барс" банкы матбугат хезмәте исә вазгыятьне шәрехләүдән баш тарткан. Шул ук вакытта банктан доллар һәм евроны аерым юнәлешләрдә — Үзбәкстан, Казакъстан һәм Төркиягә җибәрергә мөмкин диелә.

Австрия ширкәте саналучы RBI алга таба Русиядә үз эшчәнлеген киметәчәген белдерде. Аерым алганда бу чит ил акчасы белән эшләү күләменә һәм кредитлар бирүгә кагыла. Быелның февраль аенда "Райффайзенбанк" Русиядә корреспондент челтәрен Русиянең биш банкына кыскартты. Әлеге банклар исемлеге әйтелмәде.

Моңарчы Русия белән чит илләр арасындагы акча йөрешенең 40-50 проценты "Райффайзенбанк" аша башкарыла , дип язды Financial Times үз чыганакларына сылтанып. Австрия акционерларына "Райффайзенбанк"ның Русиядә эшләвен дәвам итүенә аңлатма бирергә туры килде.

Быелның март азагында Европа үзәк банкы RBI-га Русиядән чыгу эшен тизәйтүне сорады. Австрия банкы русия базарыннан китәргә омтылуын, март азагында Русиядә эшләүче "Райффайзенбанк"ның яңа структурага күчереләчәген дә хәбәр итте.

"Ак Барс" банкы әлегә санкцияләр исемлегенә кертелмәгән банк санала. Моңа кадәр "Ак Барс" банкы долларда акча җибәрүне RBI корреспондент хисабы аша үткәрүен хәбәр иткән иде.

Март уртасында банк сервисы эшләми торды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG