Татарстан хакимиятләре республиканың Украинадагы сәүдә вәкиллеген гамәлдән чыгарды. Әлеге карарны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
Бу карар 2018 елда ук имзаланса да, Татарстан медиаларында ни сәбәптәндер ул бүген таралды.
Киевта Татарстан сәүдә вәкиллеген ачу карары - Татарстан һәм Украина хөкүмәтләре арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә ярашлы 1996 елның 15 декабрендә кабул ителгән иде.
Былтыр октябрьдә Украина эчке эшләр министрлыгы Татарстанның 14 депутатын эзләүгә биргән иде. Исемлеккә Русия думасының Татарстаннан депутатлары Айрат Фаррахов, Айдар Метшин, Илья Вольфсон, Илдар Гыйлметдинов, Азат Ягъфәров, Руслан Гаджиев, Рөстам Кәлимуллин, Олег Морозов, Елена Ямпольская, Артем Прокофьев эләкте.
- Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Көнбатышның күпсанлы ширкәтләре Русиядәге эшчәнлекләрен туктатты.
- Күптән түгел Татарстанның үз керемнәре өчтән бергә кимүе билгеле булды.
- 2023 елның беренче ике ае нәтиҗәләренә күрә, Татарстан бюджеты планы (343,9 млрд сум) 7,9 процентка үтәлгән. Былтыр ике айда ул 10 процентка үтәлгән булган.
- Быел керемнәргә салымнар планы әлегә 3,7 процентка гына үтәлгән. Шул ук вакытта 2023 елда Татарстанның гыйнвар-февральдәге чыгымнары 40,5 миллиард сумнан артып киткән. Шул рәвешле казна кытлыгы быел 13,5 миллиард сум булган , ә былтыр ул бу чорда 8,4 миллиард сум иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум