Accessibility links

Кайнар хәбәр

Литва татарларының Немеж авылында Рамазан ае

Немеж авылы — Литвада ислам динен тотучы татарлар яшәгән сирәк авылларның берсе. Татар йолалары монда бүгенге көнгә кадәр сакланган. Авылга Вильнюстан машинада 20-25 минут барасы. Литва телендәге Википедиядә татарлар монда 1397 елдан бирле яши, ә беренче мәчет 1684 елда салынган дип язылган. Хәзер авылда 2 меңләп кеше гомер итә, татарлар саны — 120 тирәсе. 2011 елгы җанисәп саннарына күрә Литвада 3 мең тирәсе татар яшәгән. Литвада барлыгы 4 мәчет эшли: Немежда, Вильнюс районында урнашкан Кырык Татар авылында, Алитус янындагы Райҗәйдә һәм Каунас шәһәрендә.

Бу фотолар 2023 ел Рамазан аеның соңгы көннәрендә төшерелде.


XS
SM
MD
LG