Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Зур җиделек" илләре Русия активларының сугыш беткәнче һәм Украинага килгән зыян түләнгәнче томаланган килеш калачагын белдерде


Архив фотосы
Архив фотосы

"Украинаның суверенитетын һәм бөтенлеген бозу сәбәпле, Русиянең дәүләт милекләре низаг җайга салынганчыга кадәр хәрәкәтсез торачак. Низагны җайга салганда Русиянең Украинага китергән зыянны түләячәге гарантияләнергә тиеш", диелгән "Зур җиделек" илләре вәкилләре белдерүендә.

"Зур җиделек" илләре Украинадагы сугыш беткәнчегә кадәр Русия активларын томаланган килеш тотарга ниятли. Бу хакта берләшмәдәге әгъза илләрнең тышкы эшләр министрлары ясаган уртак белдерүдә әйтелә.

"Украинаның суверенитетын һәм бөтенлеген бозу сәбәпле, Русиянең дәүләт милекләре низаг җайга салынганчыга кадәр хәрәкәтсез торачак. Низагны җайга салганда Русиянең Украинага китергән зыянны түләячәге гарантияләнергә тиеш", диелгән документта.

"Зур җиделек" илләре Русиягә каршы чикләүләрне тагын да кырысландырырга һәм аның үтәлешен контрольдә тотарга ниятли. Алар Русиягә өченче тарафларның корал бирүен булдырмас өчен тырышлыкларын берләштерергә, Русиянең һөҗүмен финанслаучыларга каршы чаралар күрергә җыена.

  • 2022 елның 24 февралендә президент Владимир Путин фәрманы белән Русия гаскәрләре Украинага бәре керде. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, АКШ, Британия, Европа берлеге илләре һәм аларга кушылган башка илләр Русиянең үзләрендәге чит ил акчалары резервларын туңдырды. Русия финанс министры Антон Силуанов бәяләмәсенә күрә, чикләүләр аркасында Мәскәү хәзер 300 миллиард долларга якын акчасын куллана алмый.
  • Быел 18 апрельдә Русия Үзәк банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина Үзәк банк туңдырылган резервларны кире кайтару өстендә эшли, дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG