Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда штрафларын түләмәүчеләр арткан


Мәхкәмә тәфтише. Архив фотосы
Мәхкәмә тәфтише. Архив фотосы

Татарстанда яшәүчеләрнең бурычлары арасында беренче урынны түләнмәгән административ штрафлар алып тора.

Бу хакта Төбәкләр белән идарә итү үзәгенең (ЦУР) туры эфирнда республиканың баш мәхкәмә тәфтише Әнвәр Закиров әйткән.

Татарстанда түләнмәгән административ штрафлар белән бәйле 180 мең мәҗбүри үтәү (исполнительное производство) эше ачылган. Алар арасында ЮХИДИ салган штрафлар да, мәхкәмә карарлары да бар. Икенче урында – кредитлар белән бәйле бурычлар, 80 меңләп мәҗбүри үтәү эше ачылган. Өченче урында – торак-коммуналь хезмәтләрдән җыелган бурычлар (10 меңнән артык эш).

"Татарстанда мәҗбүри үтәү эшләренең саны елдан-елга арта бара. 2022 елда без шундый 440 мең эш ачкан идек, бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда күбрәк. Хәзерге вакытта барлыгы 1,3 миллион эш төгәләнмәгән килеш эленеп тора. Бу – шактый зур сан", дигән Закиров.

Баш тәфтиш сүзләренчә, кешеләр бу бурычларын ешрак онытулары аркасында түләми.

Элегрәк Закиров республикада бер тәфтишкә сигез меңләп эш туры килүен әйткән иде. Аның әйтүенчә,бер ел эчендә генә мәҗбүри үтәү эшләре белән бәйле документлар алты процентка арткан.

  • 2022 елда, сугыш елы булуга карамастан, Татарстанда халыкның кереме 1,7 процентка артты дип хәбәр итте рәсмиләр. Шул ук вакытта республиканың бары 10 район-шәһәрендә яшәүчеләрнең керемнәре генә уртача хезмәт хакыннан күбрәк булган. Азатлык районнарда уртача хезмәт хакының күпме булуын өйрәнгән иде.
  • Рәсми саннардан күренгәнчә, узган ел республикада инфляция 11,4 процент тәшкил иткән. Бу 2015 елдан бирле иң начар күрсәткеч булып санала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG