Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядән китүче ширкәтләрне гадәттән тыш салым түләргә мәҗбүр итәчәкләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

“Искәрмәләр булмаячак, чөнки бюджетка акча кирәк”, дип белдергән Bloomberg чыганаклары. Русия финанс министрлыгы исә агентлык сорауларына җавап бирмәгән.

Русиядән китәргә теләүче чит ил ширкәтләре "гадәттән тыш салым" ягъни артык керемнән бер тапкыр алына торган җыем түләргә тиеш булачак. Русия хакимиятләренең шундый ниятләре турында чыганакларына сылтама белән Bloomberg яза.

Элегрәк "Ведомости" басмасы да үз чыганакларына таянып, финанс министрлыгының Русия ширкәтләре өчен бер тапкыр алына торган җыем салымы турында канун өлгесе әзерләвен язган иде.

Аның максаты – сугыш барганда һәм санкцияләр шартларында бюджет керемнәрен арттыру диелә. Русиядән китүче чит ил ширкәтләренә дә искәрмә ясалмаячак, гадәттән тыш салымны алар да түләячәк, дип яза Bloomberg.

"Искәрмәләр булмаячак, чөнки бюджетка акча кирәк", дип белдергән агентлык чыганаклары. Русия финанс министрлыгы исә Bloomberg сорауларына җавап бирмәгән.

Хәзерге вакытта Көнбатышның UniCredit һәм Raiffeisen кебек зур банклары, шулай ук Volkswagen Русиядән китү өчен ил хакимиятләреннән рөхсәт көтә.

Гадәттән тыш салым артык керемнең 10 процентына кадәр булачак дип көтелә. Әгәр ширкәт 2021-2022 елларда алган керем 1 миллиард сумнан артып киткән булса, аңа бу салым салыначак. Быел түләгәндә салымның яртысы кадәрен генә түләттерергә мөмкиннәр.

Бу чаралар ярдәмендә хөкүмәт бюджетка өстәмә рәвештә 300 миллиард сум җәлеп итәргә тели.

Шул ук вакытта нефть-газ һәм ташкүмер ширкәтләре әлеге салымнан азат ителәчәк.

Русия финанс министрлыгының соңгы белешмәләренә күрә, ел башыннан бюджет чыгымнары керемнәрдән ике тапкырга диярлек арткан. Әгәр Русия базарыннан китүче чит ил ширкәтләре былтыргы кебек үк 15-20 миллиард долларлык милкен сатса, өстәмә салым ярдәмендә дәүләт 150 миллиард сум җәлеп итә алачак, дип исәпләп чыгарган Bloomberg.

  • Былтыр 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Шуннан соң соң чит илләрнең дистәләрчә эре ширкәте Русиядән китте.
  • Быел мартта Европа үзәк банкы Австриянең Raiffeisen Bank International банкына Русиядәге эшен ябарга кушты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG