Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ходорковский Морзаголовны эшкә алу турындагы Навальный дәгъвасына җавап бирде 


Ростис
Ростис

Моңа кадәр Алексей Навальный Уфада Лилия Чанышеваны кулга алу артында Ростислав Морзаголов тора дип язды. 

Русия оппозиционеры МихаилХодорковский элек Башкортстан башлыгы сүзчесе булган һәм хакимиятнең башка оешмаларында эшләгән Ростислав Морзаголовны эшкә алу турындагы сәясәтче Алексей Навальный дәгъвасына җавап бирде.

Ходорковский экстремизда гаепләнеп кулга алынган Лилия Чанышевага да, башка сәяси тоткыннарга да хөрмәт белән каравы, Морзаголовның Башкортстан җитәкчеләре белән эшләү тарихын үзенә ошамавы турында белдерә. Ләкин "гаделлек өчен шуны әйтергә кирәк, Морзаголовның Лилияне утыртуга катышы, Станислав Белковскийның мине утыртуга яки Песковның Алексейны үзен утыртуга катышы булган кебек - карарны бөтенләй башка кешеләр кабул итте", ди ул.

"Песковтан аермалы буларак, Морзаголов Лилияне кулга алу вакытында Башкортстанның иҗтимагый пулаты рәислегеннән китте һәм Лилия өчен җаваплылык алу турында гариза язып, аны азат итүне сорады", ди Ходорковский.

Шулай да иң мөһим мәсьәлә башкада дип саный сәясәтче. Ул режимга каршы булучылар бергә булырга тиеш ди.

"Каты бәрелешләр мизгелендә көрәшергә әзер булучылар бергә булырга тиеш. Инде 20 ел режим белән көрәшүчеләр дә, шул исәптән дистә ел төрмәдә утырып чыгучылар да, бүген тәүбә итәргә әзер кешеләр дә", ди Ходорковский.

Navalny.com сайтында Алексей Навальныйның "Мин Ходорковский өчен гарльәнәм" дигән язмасы дөнья күрде.

Хәзерге вакытта төрмәдә утыручы оппозициядәге сәясәтче бу язмасында Уфадагы штабның элекке координаторы Лилия Чанышеваның кулга алынуы артында Ростислав Морзагулов торганы турында белдерә. "Нәкъ менә аның әләкләре ахыр чиктә җинаять эшенә әверелде" ди ул.

Заманында Башкортстанда төрле вазифалар алып торган, республика башлыгы Радий Хәбировның якын дусты саналган, соңрак республикадан читкә киткән бу кешене эшкә алган өчен Навальный Михаил Ходорковскийга кискен тәнкыйть сүзләре әйтә.

"Һәр губернатор йә хакимият органы каршында менә шундый соңгы адәм актыгы була" ди Навальный Морзагулов турында.

Ростислав Морзаголов 2022 елның ноябрендә "Idel.Реалии"га биргән әңгәмәсендә Навальный активистларын кулша алулар Мәскәү куәт оешмалары вәкилләре тарафыннан башкарылды һәм "бу киләчәктә Украинадагы сугышка каршы булучыларны чистарту өчен башкарылды" диде.

19 апрельдә кырыс тәртипле колониядә утыручы сәясәтче Алексей Навальный Лили Чанышева мәкхәмәсендә шаһит буларак чыгыш ясады.

Лилия Чанышева 2017 елдан Навальныйның Уфадагы штабын җитәкләде. Әлеге вакытта ул Навальный һәм якын көрәштәшләренә "берләштерелгән җинаять эше" нигезендә гаепләнүче булып тора. Чанышеваны 18 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG