Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия куәт оешмалары аннексияләнгән Кырымда партизаннарны эзләп рейдлар уздыра


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу хакта Украинаның милли каршылык үзәге белдерде. "Лояль булмауда" шикләнелгәннәрнең фатирларын тентегәннәр диелә. Үзәк мәгълүматынча, ярымутрауда кешеләрне урамда тотып тикшерү очраклары да ешайган.

Аннексияләнгән Кырымдагы Русия хакимиятләре украин партизаннарын эзләү чараларын көчәйтә, дип хәбәр итә Украинаның милли каршылык үзәге.

"Аерым алганда, ярымутрауда "лояль булмауда" шикләнелгәннәрнең фатирларында тентүләр уздырганнар. Тентүләр, шул исәптән фатир хуҗалары өйдә булмаганда да узган", диелә хәбәрдә.

Үзәк мәгълүматынча аннексияләнгән ярымутрауда кешеләрне урамда тотып тикшерү очраклары да ешайган.

Моңарчы Русия ватандашлары арасында Украина ватандашлыгы барлыгын яшерергә мөмкин булган кешеләрне күзәтү турында президент фәрманы өлгесен әзерләүләре хәбәр ителде. Документны Русия эчке эшләр министрлыгы әзерләгән.

Беренче чиратта бу фәрман Украинаның аннексияләнгән төбәкләренә, аерым алганда Кырымга кагылачак, чөнки биредә яшәүчеләрнең бер өлеше Русия паспортлары ала һәм Украина ватандашлыгыннан чыгуын белдерә.

  • Русия Кырымны аннексияләгәннән бирле, ярымутрауда яшәүчеләрдә тентүләр даими булып тора. Аеруча ярымутраудагы кырымтатарлар инде тугыз ел борчуда яши.
  • 2014 елда Русия гаскәрләре Кырымны басып алгач, кырымтатарлар Русиянең анда басып керүенә иң каршы торучыларның берсе булды. Шул вакыттагы буйсынмаулары аларга бик кыйммәткә төште. Кырымтатарларның кайберләре ватаннарыннан китәргә мәҗбүр булды, кайберләренә Русия хакимияте җинаять эше ачты һәм алар Кырымга кайта алмый, ә кайткан очракта төрмә көтә.
  • Кырымтатарларның күпчелеге эзәрлекләнүләрдән качып Киев, Львов һәм Украинаның башка шәһәрләренә күченгән иде. Былтыр 24 февральдә Русия Украинада сугыш башланганнан соң алар да украиннар кебек илдән китәргә мәҗбүр булды.
  • Аннексияләнгән Кырымда активистлар, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре, мөселманнарны эзәрлекләүләр, мәхкәмәләргә тарту дәвам итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG