Accessibility links

Медиа: АКШның Русиягә экспортны тулысынча тыю фикеренә Европа берлеге һәм Япония каршы


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Алданрак Европа берлегенең югары вәкиле Жозеп Боррель Брюссель Русиягә каршы яңа, 11нче чикләүләр җыелмасын расларга әлегә әзер түгел, дип белдергән иде.

АКШ "Зур җиделек" (G7) илләренә Русиягә бөтен тауарлар экспортын да тыюны тәкъдим иткәч, моңа Европа берлеге һәм Япония каршы чыккан. Бу хакта The Financial Times яза. 19-21 майда Хиросимада узасы G7 җыенына әзерләнүдә катнашучы түрәләрнең берсе "Моны башкарып чыгу мөмкин түгел", дигән.

Элегрәк Bloomberg агентлыгы "Зур җиделек" илләре Русиягә тауар сатуга эмбарго кертү турында фикер алыша, дип хәбәр итте. Агентлык искәртүенчә, бу гамәлдәге чикләүләр тәртибен тулысынча үзгәртер иде. Хәзерге вакытта Русиягә санкцияләр тыймаган бөтен әйберне дә сатарга ярый, ә яңа тәртип кертелсә, бөтен тауарлар да әлеге тыюга эләгәчәк, кайберләренә генә искәрмә ясалачак.

Алданрак Европа берлегенең югары вәкиле Жозеп Боррель Брюссель Русиягә каршы яңа, 11нче чикләүләр җыелмасын расларга әлегә әзер түгел, дип белдергән иде.

Бу чикләүләр гамәлдәге санкцияләрне урап узарга тырышуларына каршы көрәш өчен кертелер дип фаразлана.

Русия иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев экспортны тулысынча тыйсалар, Русия дә украин ашлыгын Кара диңгез портлары аша чыгару белән бәйле "ашлык килешүеннән" чыгарга мөмкин дип белдерде.

Bloomberg язуынча, хәзерге вакытта санкцияләр Европа берлегеннән һәм "Зур җиделек" илләреннән Русиягә тауар сатышын ике тапкырга диярлек киметкән. Бу чикләүләр төрле төрдәге тауарларга кагыла, электрон тауарлардан башлап, купшылык малларына кадәр.

Әмма Женевадагы Trade Data Monitor оешмасы белешмәләренә күрә, Русиягә Европа, АКШ, Канада һәм Япониядән 66 миллиард долларлык тауарлар килүен дәвам итә.

  • Былтыр 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Шул сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу санкцияләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG