Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Европа / Азатлык Радиосы Votvot дигән стриминг платформы ачты


 Ул Русиядә карап булмый торган мәдәният турындагы тапшырулар һәм програмнар белән танышырга мөмкинлек бирә. Анда документаль фильмнар, театраль  тамашалар, концертлар, балалар өчен белем бирүче програмнар табарга мөмкин.

Бүген, 25 апрельдән башлап Азат Европа / Азатлык Радиосының (RFE/RL) урыс телендә яңа мультимедиа проекты – Votvot стриминг платформы эшли башлады. Ул Русиядә карап булмый торган мәдәният турындагы тапшырулар һәм програмнар белән танышырга мөмкинлек бирә. Тапшыруларда Мәскәүнең Украинага һөҗүмен тәнкыйтьләве өчен Русиядә иҗатлары чикләнгән яки тыелган авторлар катнаша.

Votvotта гадәти яңалык тапшыруларына альтернатива булган тапшырулар табарга мөмкин, шулай ук ул киң аудиториягә, шул исәптән яшьләргә фикерләрен ирекле белдерү өчен платформ булып тора. Шул ук вакытта документаль фильмнар, театраль тамашалар, концертлар, балалар өчен белем бирүче програмнар табарга мөмкин.

Аерым алганда, Votvot Украинадагы сугышны тәнкыйтьләве өчен Русиягә кайта алмаучы рэпчы FACEның концертын яздыру өчен эксклюзив хокуклар алды.

Платформның тәкъдимнәре арасында "Страна грез с Олегом Скрипкой" дигән туристик шоу һәм музыкаль антология дә бар. Ул Украина музыкасына һәм мәдәни мирасына багышлана.

Votvot тамашачысына Андрей Лошак һәм Виталий Манскиның документаль фильмнарын, шул исәптән яңа эшләрен тәкъдим итә.

Votvotны votvot.tv сайтында, мобиль әсбаблар һәм Smart TV әсбаблар кибетләрендә, социаль челтәрләрдә бушлай кулланырга була.

Votvotтан Русиядә куллана алсыннар өчен, Азат Европа / Азатлык Радиосы цензура чиләүләрен урап узу схемасы да эшләп чыгарды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG