Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда 31 миллион сумлык дарулар юк ителгән өчен төбәк сәламәтлек саклау министрлыгы түрәсен хөкем итәчәкләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ул 2020 елның февраленнән 2021 елның июненә кадәр сатып алынган даруларны хастаханәләргә һәм даруханәләргә үз вакытында бүлеп бирмәгән. Нәтиҗәдә даруларның куллану вакыты чыккан, аларны юк иткәннәр. Аерым алганда, бу дарулар яман шеш белән авыручыларга бушлай бирелергә тиеш булган.

Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгының фармацевтик эшчәнлек һәм дарулар белән тәэмин итү бүлегенең элекке җитәкчесен "зур матди зыян китергән битарафлык" турындагы җинаять эше нигезендә хөкем итәчәкләр. Бу хакта республика прокуратурасына һәм тикшерү комитетына сылтама белән РБК хәбәр итә.

Тикшерүчеләр фаразынча, түрә 2020 елның февраленнән 2021 елның июненә кадәр сатып алынган даруларны һәм медицина эшләнмәләрен хастаханәләргә һәм даруханәләргә үз вакытында бүлеп бирмәгән. Нәтиҗәдә даруларның куллану вакыты чыккан, аларны кулланылыштан алып, юк иткәннәр. Төбәк бюджетына 31,2 миллион сум зыян килгән дип бәяләнә.

"Бу дарулар кешеләрне, шул исәптән яман шеш, эндокрин систем чирләре, бөер хасталыклары белән авыручыларны бушлай тәэмин итү өчен каралган булган", диелә прокуратура хәбәрендә.

Басма мәгълүматынча, сүз Светлана Хөсәенова турында бара. Ул тикшерү барышында гаебен танымаган. Русия Җинаять кодексының 293 маддәсе 1.1 өлеше нигезендә 500 мең сум штраф, яки 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, яки ике елга кадәр төзәтү эшләре бирү яки ярты елга кадәр сак астына алу каралган.

Җинаять эшен Уфаның Киров районы мәхкәмәсе караячак.

  • Башкортстанда моңарчы да дарулар белән бәйле хилафлыклар булды. Былтыр 28 апрельдә Башкортстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононованың эш бүлмәсендә тентү узган иде. Ул куллану вакыты чыккан 150 миллион сумлык дару сатып алуны оештыруда шикләнелде.
  • 2019 елда төбәкнең сәламәтлек саклау министрлыгы республика бюджеты акчаларына 3,7 мең кап "Трипторелин" даруы сатып алган, бу 51 миллион сумга төшкән. Чынлыкта исә 2020 елда бу дару 319 кап кына кирәк булган, ә аны 10 тапкыр күбрәк сатып алганнар. Моның аркасында даруларның кулланырга яраклы вакыты чыккан, 10 миллион сумнан артык зарар килгән, диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG