Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аннексияләнгән Кырымның Судак шәһәрендә кырымтатар активистларында тентү узган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Эдем Исмаилов һәм Бари Бариевны тентүдән соң тоткарлап Акмәчеткә алып киткәннәр. Әлегә сәбәпләре билгеле түгел.

Русия куәт оешмалары вәкилләре аннексияләнгән Кырымның Судак шәһәрендә яшәүче кырымтатар активистлары Эдем Исмаилов һәм Бари Бариевта тентү уздырган. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" хәбәр итә.

"Тентүләр турында иртәнге сәгать җиделәр киткәч шалтыратулар килә башлады. Икесенең дә балигъ булмаган балалары бар, алар да бу вакытта мөгаен өйдә булган", диелә хәбәрдә.

Иртәнге 8:30 сәгатьтә Бариевның йортындагы тентү төгәлләнгән, аны тоткарлап, Акмәчеткә алып киткәннәр. Аны өеннән ун хезмәткәр озатуында алып чыкканнар, аларның кайберләре кораллы булган. Битлек кигән куәт оешмасы вәкиле ир белән әңгәмә уздырачакларын, кичкә өенә кайтып җитәчәген әйткән

Иртәнге 9:45 сәгатьтә Исмаилов йортында да тентү төгәлләнгән. Аны да тоткарлап Акмәчеткә алып китүләре әйтелә.

Әлегә тентү сәбәпләре билгеле түгел.

25 апрельдә Русия федераль иминлек хезмәште (ФСБ) вәкилләре кырымтатар хокук яклаучысы Абдурешит Җәппаровта да тентү үткәрде. Ул чакта аның хатыны һәм 14 яшьлек кызы өйдә иде. Барысының да телефоннарын тартып алып, адвокат чакырырга рөхсәт итмәделәр. Тентүдән соң Җәппаров тоткарланды.

Соңрак Җәппаровны "полициягә буйсынмавы" өчен 12 тәүлеккә сак астына алулары хәбәр ителде.

  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
  • Русиядә тыелган, ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп.
  • Кырымтатарларның күпчелеге эзәрлекләнүләрдән качып Киев, Львов һәм Украинаның башка шәһәрләренә күченгән иде. Былтыр 24 февральдә Русия Украинада сугыш башланганнан соң алар да украиннар кебек илдән китәргә мәҗбүр булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG