Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда яшәүчеләр тормыш итү өчен 47 мең сум пенсия җитә дип саный


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Әмма Русиядә уртача пенсияләрнең күләме 18,5 мең сумны тәшкил итә. Бу Казан халкы теләгәннән уртача 2,5 тапкырга әзрәк. Шул ук вакытта Уфада яшәүчеләргә лаеклы тормыш өчен 45900 сум пенсия җитәр иде.

Казанда яшәүчеләр хәзерге вакытта 47,1 мең сумны лаеклы пенсия дип саный. Superjob сервисы белгечләре тикшеренү уздырып, шундый нәтиҗәгә килгән.

Шул ук вакытта Русиядә уртача пенсияләрнең күләме 18,5 мең сумны тәшкил итә. Бу Казан халкы теләгәннән уртача 2,5 тапкырга әзрәк.

Русиядә иң күп пенсияне Мәскәүдә яшәүчеләр алырга тели. Алар 51,3 мең сумны лаеклы пенсия дип атый. Ә Ярославль белән Ижауда яшәүчеләр иң тыйнагы булып чыккан. Алар 42 мең сум пенсиягә дә канәгать булыр иде.

Шул ук вакытта Уфада яшәүчеләргә лаеклы тормыш өчен 45900 сум пенсия кирәк.

Әлеге сораштыруны 3 апрельдән 26 апрельгә кадәр Русиянең барлык бүлгеләрендә дә уздырганнар. Тикшеренүдә 18 яшьтән өлкәнрәк булган 1,5 мең кеше катнашкан.

  • Русия социаль фондының 2023 елның 1 гыйнварына биргән белешмәләреннән күренгәнчә, илдә 41,78 миллион пенсионер яши. Аларның саны бер ел эчендә 232 мең кешегә кимегән.
  • Быел февральдә Русия думасында халыкка пенсия акчасын артуын көтмәскә киңәш иттеләр. Моны Русиядә пенсионерлар санының былтыр 232 мең кешегә кимүе – пенсияләрнең артуына китермәячәк, чөнки лаеклы ялга китүчеләр һәм илнең яңа төбәкләрендә (Украинадан басып алынган Луһански, Донецки "халык республикалары", Запорожье һәм Херсон) яшәүчеләр өчен өчен бюджетта акчалар инде салынган, дип аңлаттылар.
  • 2022 ел нәтиҗәләренә ярашлы Татарстанда уртача пенсия – 19400 сум, ә Башкортстанда 18070 сум булган.
  • Азатлыкка әңгәмәсендә Татарстан пенсионеры Гөлнирә Сәгыйтова пенсиясенең яртысы фатир түләүләренә китүен сөйләгән иде. "Әле бит дарулар да аласы бар. Ярый балалар ярдәм итә, үзем генә күтәрә алмас идем", диде ул.
  • Башкортстан пенсионерлары да пенсияләренең күп өлеше коммуналь хземәтләр өчен түләүгә китә ди. Рәшидә Галиева Азатлыкка 14 мең сум пенсия алуын, әмма шуның да 10 мең сумын җылылык өчен түләвен әйткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG