Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия оппозиционерлары Берлинда уртак декларация имзалады


Михаил Ходорковский
Михаил Ходорковский

Декларациядә “Украинага каршы агрессияне туктату һәм ирекле, хокукый, федератив Русия төзү” -  Русия оппозициясенең “стратегик максатлары” диелә.

29-30 апрельдә Берлиндагы киңәшмәгә җыелган Русия оппозиционерлары чарага нәтиҗә ясап, "Русия демократик көчләре декларациясе" дигән документ имзалаган. Аны кичә кич "Эхо Москвы" сайты һәм оппозиционер Илья Пономарев чыгарды.

Декларациядә "Украинага каршы агрессияне туктату һәм ирекле, хокукый, федератив Русия төзү" - Русия оппозициясенең "стратегик максатлары" дип атала.

"Моның өчен без гамәлләребезнең координациясен көчәйтергә тиешбез", диелә документта.

Декларациядә принципиаль карашлар дип баскынлыктагы бөтен җирләрдән Русия гаскәрләрен чыгару, "Путин режимын" бетерү (ул текстта легитим түгел дип бирелә), империячел сәясәткә юл куймау, сәяси корбаннарны һәм сугыш әсирләрен азат итү аталган.

"Коточкыч репрессияләргә карамастан, Путинга һәм сугышка каршы чыгарга кыюлык тапкан русияләргә теләктәшлек белдерәбез", диелә документта.

Әлегә декларацияне имзалаучылар исемлеге чыкмады. "Эхо Москвы" хәбәрендә берничә исем, шул исәптән Михаил Ходорковский, Дмитрий Гудков, Евгения Чирикова, Евгений Чичваркин күрсәтелгән. Пономарёв исә документны үзенең "Халык депутатлары җыены" оешмасы әгъзалары да имзалады дип искәртә.

Берлиндагы киңәшмә Михаил Ходорковский һәм мөһаҗирлектәге башка оппозиционерлар тәкъдиме белән узды. Анда Алексей Навальный тарафдарлары катнашмады.

Шул ук көннәрдә Берлинда 2013 елда үлгән Русия хокук яклаучысы һәм адвокаты Юрий Шмидт истәлегенә хокук яклау конференциясе дә үтте. Анда хокук яклаучылар, юристлар, сивил активистлар, журналистлар, урыс телле диаспора вәкилләре һәм алман сәясәтчеләре катнашты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG