Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасы 20 апрельдә кабул иткән хакимиятнең башкарма оешмалары турындагы канунны имзалады.
Документта әйтелгәнчә, Татарстанның башкарма хакимият системы үз эченә түбәндәгеләрне ала:
- Татарстан республикасы башлыгы (рәисе), кыскартылган атамасы – ТР рәисе.
- Татарстан министрлар кабинеты, Татарстан министрлыклары, Татарстан дәүләт комитетлары.
- Башкарма хакимият оешмалары структурасындагы бүтән башкарма хакимият оешмалары.
Шул рәвешле, фәрман республика президентының вәкаләтләрен арттыра. Әгәр элегрәк башкарма хакимият оешмалары системын – Дәүләт шурасы, ә структурасын Татарстан президенты билгеләсә, хәзер бу системны һәм структураны раслау "республика рәисе" карамагына тапшырыла.
Әлеге документ республика кануннарын "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турындагы" федераль канунга һәм Татарстан Конституциясына ярашлы итеп үзгәртү максаты белән әзерләнде.
- 26 гыйнварда Дәүләт шурасы Татарстан Конституциясенә 64 үзгәреш кертте. Депутатлар үз вакытында референдумда хупланган Конституцияне җәмәгатьчелек белән фикер алышмыйча һәм халыкның фикерен белешмичә дәүләтчелекнең соңгы кыйпылчыкларын юк итте. Төп кануннан "суверенитет" һәм "шартнамә" сүзе тулысынча юкка чыгарылды, Татарстан ватандашлыгы төшенчәсе бетерелде, Татарстан президенты атамасы "рәис"кә алыштырылды һәм бу исем 2025 елдан түгел, төзәтмәләр үз көченә керүгә үк үзгәртелде. Яңартылган Конституция 6 февральдән үз көчендә.
- Алга таба Татарстан рәисенә сайлауда катнашкан намзәтләргә татар телен белү шарты бетерелде. Республика белән Русиянең башка төбәк вәкиле дә идарә итә алачак.
- Белгечләр моны Русиянең унитарлашуы һәм чиратта милли республикаларны бетерү була ала дип саный.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум