Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада дроннар очыртуны тыйдылар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Әлеге чикләү 5-10 майда гамәлдә булачак. Шул ук вакытта бүген, 4 майда Башкортстан парламенты рәисе Константин Толкачев пилотсыз очкычлар очырту кагыйдәләрен кырысландырырга мөмкин булуларын белдерде.

Уфада дроннар очыртуны тыйдылар, бу чикләү 5 майдан 10 майга кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә UTV телеканалы.

Шәһәр хакимияте матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, бу иминлек белән бәйле.

Шул ук вакытта бүген, 4 майда Башкортстан парламенты рәисе Константин Толкачев пилотсыз очкычлар очырту кагыйдәләрен кырыслату кирәклеген дә белдерде.

"Соңгы вакыйгалар пилотсыз очкычларның төрле объектларга һөҗүмнәр өчен дә кулланылуын күрсәтте", диде Толкачев.

Аның әйтүенчә, дроннар төрле категорияләргә бүленергә мөмкин, аларны куллануга рөхсәт бирү тәртибе, куллану эшчәнлеген лицензияләү ихтималы кертелүе дә бар.

Шул ук вакытта әлегә Башкортстанда пилотсыз очкычларны куллануны тулысынча тыю турында сүз бармый. Толкачев әйтүенчә, болай эшләгәндә, дроннар "уңышлы кулланыла торган өлкәләрдә проблемнар тууы бар". Аерым алганда хәзер пилотсыз очкычларны урман, нефть үткәргечләр, басулардагы янгыннарны күзәтү өчен кулланалар. Әмма алга таба торак пунктларда дроннарны бары тик аерым рөхсәт алып кына очыртырга тәкъдим итәләр.

Былтыр 25 ноябрьдә Татарстанда да дроннар очырту тыелган иде. Бу хактагы фәрманны республика президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. Фәрманга ярашлы, хәзер Татарстанда пилотсыз очкычларны бары тик республика хакимиятеннән рөхсәт алып кына очыртырга ярый.

  • Мәскәүдә дә иминлек чаралары көчәйтелде. Бу 3 майга каршы төндә Кремльгә ике дрон һөҗүм итәргә тырышуы белән бәйле булды. Кичә Мәскәү мэры Сергей Собянин шәһәр өстенән пилотсыз очкычлар очыртуны тыйды.
  • Сенат сарае гөмбәзенә дрон төшүе уңаеннан Песков Украинаны гаепләде, АКШ җаваплылыгы турында да белдерде.
  • Песков сүзләренчә, "Мәскәү моңа җавап бирүнең төрле вариантларын карый", "сүз бары тик уйланылган һәм ил мәнфәгатьләренә ярашлы адымнар турында гына бара ала".
  • Русия иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев исә Владимир Зеленскийны "юк итәргә" чакырды.
  • Украина хакимиятләре дрон һөҗүменә катнашы булуын кире кага.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG