Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары 2022 елга керемнәре һәм милке турында хисап тотты. Бу хакта парламент сайтында хәбәр ителә. Яңа канун нигезендә аларның күпме акча эшләгәне яшерелгән.
Дәүләт шурасында барлыгы 98 депутат хисап тотканы әйтелә. Бары бер депутат кына үз керемнәре турында тиешенчә мәгълүмат бирмәгән. Сүз кайсы депутат турында баруы хәбәр ителми.
Моннан тыш, бүген парламентта ике депутат урыны буш кала бирә. КФУның элекке ректоры Илшат Гафуров, тикшерү изоляторында утыруына карамастан, депутат булып санала. Аны 12 майда эшкуар Айдар Исрафиловны яллап үтерүдә гаепләп хөкем итә башлаячаклар. Икенче депутат урыны Олег Коробченконы Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры итеп билгеләнгәннән соң бушап калды.
1 марттан Русиядә федераль, төбәк һәм җирле депутатларның кереме һәм милке турында хисап тоту турында канун үз көченә керде. Ул кайсы депутатның күпме акча эшләве һәм нинди милеккә ия булуын алга таба хәбәр итмәүне күз алдында тота.
Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары бу канун өлгесен бер тавыштан хуплап, республика канунына үзгәрешләр кертте. Ул вакытта төзәтмәләр Дәүләт шурасында даими эшләмәүче депутатларга кагыла. Бүген Татарстан парламентында 23 депутат кына даими рәвештә эшли. Яңартылган канун 77 депутатка үз керемнәрен күрсәтмәскә мөмкинлек бирә.
Моңа кадәр депутатлар ел саен үз керемнәре һәм милке турында хәбәр итеп тора иде. Узган ел Дәүләт шурасы депутатлары 2021 елга барлыгы 2,2 млрд сум акча эшләүләре турында хисап тотты.
Депутатларның керемен яшерү турында тәкъдим белән Дәүләт думасының "Бердәм Русия" фракциясеннән Павел Крашенинников, ЛДПРдан Алексей Диденко, "Гадел Русия"дән Валерий Гартунг һәм сенатор Андрей Клишас чыккан иде.
Әлеге үзгәрешләр муниципаль депутатларга да кагыла.
Депутат Римма Ратникова аңлатуынча, муниципаль депутатлар үз кереме турында бары Татарстан президентына, ә Дәүләт шурасы депутатлары парламент комиссиясенә хәбәр итәргә тиеш. Аларның күпме акча эшләгәне хакында киң җәмәгатьчелеккә чыгарылмаячак.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум