Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пригожин "Вагнер" 10 майда Бахмуттан китәчәк дип белдерде


Евгений Пригожин Краснодарда "вагнерчылар" күмелгән зиратта
Евгений Пригожин Краснодарда "вагнерчылар" күмелгән зиратта

Китүнең сәбәпләре дип корал җитмәү һәм югалтуларның зур булуын атады Пригожин.

"Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә нигез салучы Евгений Пригожин "вагнерчылар" 10 майда Украинаның Донецки өлкәсе Бахмут шәһәрендәге позицияләреннән китәчәк дип белдерде. Әлеге урыннарны Русия саклану министрлыгына тапшырабыз диде. Китүнең сәбәпләре дип корал җитмәү һәм югалтуларның зур булуын атады.

Пригожинның видеосы һәм белдерүе аның белән бәйле телеграм каналларда чыкты.

4 май кичендә Пригожин корал җитмәү турында белдереп видео чыгарган иде. "Вагнер" хуҗасы дистәләгән мәет фонында төшерелгән. Ул саклану министры Сергей Шойгу һәм Баш штаб җитәкчесе Валерий Герасимовка мөрәҗәгать итә. "Сез кыйммәтле клубларда утырасыз. Сезнең балалар тормыштан ләззәт ала, Ютюбка роликлар төшерә … Ә бу кешеләр сез кызыл агачлы кабинетларыгыздан туеп сикерүегез өчен ихтыяри булып килде һәм үлә" ди ул.

Бүгенге белдерүдә әйтелгәнчә, былтыр 16 мартта "Вагнерга" Украинадагы "махсус операциядә" катнашу тәкъдиме ясалган.

"9 майга без Бахмутны алырга тиеш идек, ләкин моны белә торып, 1 майдан хәрби бюрократлар безне артиллерия коралларыннан өзде диярлек", ди Пригожин. Шуңа күрә югалтулар саны "геометрик прогрессиядә" арта ди.

Аның сүзләренчә, Бахмутны алу һөҗүме октябрьдә үк башланган, ләкин һаман алынмаган. Украина гаскәрләре шәһәрнең көнбатышын контрольдә тота.

Русия саклану министрлыгы Пригожинга җавап бирмәде. Кремльдә бу белдерүне күрдек, ләкин аны аңлатма булмаячак диде президент сүзчесе Дмитрий Песков.

Пригожин элегрәк тә корал җитмәү турына белдереп килде. Украина ягы "Вагнер" көненә берничә йөз сугышчысын югалта дип саный.

Русия саклану министрлыгы үлүчеләр һәм яраланучылар санын яшерә.

  • Вагнер хосусый хәрби ширкәте" – Русиянең рәсми булмаган хәрби бүлекчәсе, ул хәрби оешмалар балансында да, юридик затлар реестрында да тормый, әмма журналист тикшерүләре мәгълүматларына күрә, аның сугышчылары Сүриядәге хәрби чараларда һәм Украинаның көнчыгышындагы низагта катнашкан. Шулай ук аларның берничә Африка илендә дә эшләве хәбәр ителгән иде. Кайбер илләрдә "Вагнер" җинаять төркеме дип танылган.
  • "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте Украинадагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан сугышка сәләтле иң яхшы хәрби бүлекчәләрнең берсе булып санала.
  • Русия кануннары хосусый хәрби ширкәтләр эшчәнлеген тыя. Хакимиятләр "Вагнер" сугышчыларын ихтыярилар дип атый. Ширкәт Украинага каршы сугышырга Русия колонияләреннән дистәләгән мең тоткынны җибәргән дип бәяләнә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG