Украинага каршы сугышта катнашучылар һәм аларның туганнары Казанда социаль ипотека програмы нигезендә торак сатып алуда ярдәмгә өмет итә алачак. Бу хакта Татарстанның оператив штабы хәбәр итә.
Мондый ярдәмгә сугыш инвалидлары, инвалид булган хокук саклау органнары хезмәткәрләре, сугыш ветераннары, аларның гаилә әгъзалары, әсирлектә һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзалары өмет итә ала, диелә мэрия карарында.
Дәгъвачылар исемлегенә шулай ук Украинадагы сугышка "бурычларны үтәүне тәэмин итү өчен" баручылар да кергән.
Азатлык хисабына күрә, Украинадагы сугышта Татарстаннан кимендә 427 кеше һәлак булган. Бу — ачык чыганаклардан тупланган мәгълүмат. Чын саннар күпкә зуррак була ала, хакимиятләр сугыштагы үлемнәр турында тулы мәгълүматны чыгармый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!