Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Новгород янында Захар Прилепин утырган машина шартлатылган


Захар Прилепин
Захар Прилепин

Язучы каты яраланган, дип яза телеграм-каналлар.

Шимбә көнне Түбән Новгород янында язучы һәм сәяси активист Захар Прилепин утырган машина шартлатылган. Бу хакта "112" һәм "База" һәм башка телеграм-каналлары хәбәр итә. Мәгълүматны ТАСС һәм Интерфакс чыганаклары да раслый.

Прилепин үзе шартлаудан соң исән калган, ләкин каты яраланган дип хәбәр ителә. Машина йөртүче һәлак булган диелә. WarGonzo телеграм-каналы сүз Прилепин сакчысы турында бара дип яза.

Түбән Новгород губернаторы Прилепин белән "бар да яхшы" дип хәбәр итте. Аның сүзләренчә, хокук яклау органнары бу хәлне тикшерә. РИА Новости язуынча, Прилепин матбугат хезмәте дә агентлыкка язучы белән бар да яхшы дигән.

Беренчел мәгълүматка күрә, шартлаткыч машина төбенә беркетелгән булган.

РБК хәбәр иткәнчә, Прилепин бүген иртүк кенә Русия Украинадан басып алган җирләрдән кайткан һәм гаиләсе янына, Түбән Новгород өлкәсенә юл тоткан.

  • Прилепин – урыс язучысы, "Гадел Русия" фиркасе җитәкчеләренең берсе. 2014 елдан ул Украинага каршы катгый позиция белдерә, үзе дә ДНР фетнәчеләре ягында сугышкан. 2022 елның көзендә аның Росгвардия белән сугышка китүе хәбәр ителгән иде.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң ил эчендә шартлаулар ешайды. 2022 елда Мәскәү янында машина шартлау нәтиҗәсендә радикаль фәлсәфәче Александр Дугинның кызы Дарья Дугина үлгән.
  • Апрель аенда Петербурда кафеда шартлауда сугыш яклы блогер Владлен Татарский үлгән. Ике шартлауда да Русия хакимияте Украина махсус хезмәтләрен гаепләде, Украина бу гаепләрне кире какты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG