Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зеленский 8 майны Хәтер һәм нацизмны җиңү көне итеп үткәрергә тәкъдим итте, 9 май Украинада Европа көне булачак


Украина президенты Владимир Зеленский
Украина президенты Владимир Зеленский

“Иртәгәдән башлап, һәр ел саен 9 майда нацизмны юк иткән һәм рашизмны җиңәчәк барлык европаларның бердәмлеге көнен билгеләп узачакбыз. Тынычлыкны якынайтучы бердәмлекне”, дип белдергән Украина президенты.

Украина президенты Владимир Зеленский Югары Радага 8 майны Хәтер һәм Икенче дөнья сугышында нацизмны җиңү көне итеп билгеләү турындагы канун өлгесе кертте. Бу хакта аның Telegram-каналында хәбәр ителә.

"Без украин халкының нацизмны җиңүгә керткән өлешен беркайчан онытмаячакбыз. Янәсе ул сугышта нинди дә булса ил яки халык катнашмаса да, җиңү булыр иде дигән ялганга юл куймаячакбыз. Ул чакта бергәләп явызлыкны юк иткән кебек, хәзер дә бергәләшеп шундый ук явызлыкны юк итәбез. Кызганыч, явызлык кире кайтты. Хәзер агрессор башка булса да, максаты шул ук – коллаштыру яки юк итү", дип искәрткән ул.

Шул ук вакытта Зеленский 9 майны Европа көне итү турында да фәрман имзалаган.

"Иртәгәдән башлап, һәр ел саен 9 майда тарихи бердәмлегебезне – нацизмны юк иткән һәм рашизмны җиңәчәк барлык европаларның бердәмлеге көнен билгеләп узачакбыз. Тынычлыкны якынайтучы бердәмлекне", дип белдергән Украина президенты.

8 май Украинада Хәтер һәм тынычлыкка ирешү көне, 9 май исә Нацизмны җиңү көне итеп билгеләп үтелә.

Февральдә депутатлар төркеме Югары Радага 8 март, 1 май һәм 9 май бәйрәмнәрен үткәрмәү турында канун өлгесе кертте. 8 март урынына 25 февральдә язучы Леся Украинканың туган көнендә Украин хатын-кызы көне үткәрергә, ә 9 мартта язучы Тарас Шевченконың туган көнен билгеләп үтәргә тәкъдим ителде.

Шул рәвешле депутатлар Хәтер һәм тынычлыкка ирешү көне буларак 8 майны гына калдырырга теләде.

Канун өлгесе авторлары аңлатма язуында икътисади югалтулар булмасын өчен, "коммунистик калдыкларны" – 1 май һәм 9 майны бәйрәм итүне бетерергә кирәк", дип искәртте

"Икенче дөнья сугышының бетүе 8 майда билгеләп үтелә. Әмма башка дәүләтләрдә бу – бәйрәм түгел, дистәләгән миллион һәлак булучылар хөрмәтенә матәм көне. Моны Украинага да кайтару кирәк, сөякләр өстендә бәйрәм итү булмас", дип искәртә канун өлгесе авторлары.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG