Русия думасы депутаты һәм "Ватан" ("Родина") фиркасе лидеры Алексей Журавлев "дус булмаган" илләрнең тауарларына "Русия дошманы җитештергән" дигән тамга куярга тәкъдим итә. Бу хакта "Новости" агентлыгы җиткерә.
Журавлев сүзләренчә, Көнбатыш ширкәтләренең күпчелеге Русиядән китүен белдерсә дә, ил базарында кала бирә һәм элеккечә үз тауарларын сатуны дәвам итә.
"Мондый тауарларны "Русия дошманы җитештергән", дип тамгаларга кирәк, эре хәрефләр белән, иң күренә торган урынына. Сатып алучы акчасын биргәндә, дошманны финанславын белеп торсын", дигән ул.
- Русиядә "дус булмаган" илләр исемлеге 2022 ел ахырында, Мәскәү Украинага һөҗүм иткәннән соң Русиягә санкцияләр кертелгәч барлыкка килде . Хәзерге вакытта бу исемлектә 50ләп дәүләт, шул исәптән Европа илләре, АКШ, Канада, Британия һәм Япония бар.
- Русия Украинага бәреп кергәннән соң 1200дән артык оешма Русиядә эшчәнлеген туктатты, аларның 372се илдән тулысынча китте.
- Былтыр май башында сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы "параллель импорт" ярдәмендә Русиягә кертергә мөмкин булган тауарлар һәм брендлар исемлеген чыгарды, бу исемлеккә төзәтмәләр даими кертелеп тора.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум