Британиянең хәрби күзләве Украинадагы вазгыять турындагы көндәлек күзәтүендә Русия аннексияләгән җирләрдә су җитмәвен һәм Русия хакимиятләренең моны ничек хәл итәргә тырышуын яза.
Күзәтү авторлары аерым алганда Донецкига су китерә торган Төньяк Донец –Донбасс каналы нигездә Украина контролендә кала бирә дип искәртә.
Донецкида һәм башка торак пунктларда суны махсус график нигезендә бирәләр, аннексияләнгән җирләрдәге кайбер торак пунктларда исә үзәкләштерелгән су тәэминаты бөтенләй юк.
Британия күзләве искәртүенчә, Төньяк Донец – Донбасс каналы Бахмутка якын урнашкан Часов Яр шәһәре аша үтә. Бу тирәдә инде берничә ай буе каты сугышлар бара, мөгаен, атышлар вакытында канал зарарланган да булырга мөмкин.
Аннексияләнгән җирләрдә суга кытлыкны киметү өчен Русия суүткәргеч төзи. Әмма күзәтүдә әйтелгәнчә, ул су җитмәүдән тулысынча коткармаска да мөмкин.
2023 елның язында Русия хакимиятләре Дон елгасыннан Донецкига кадәр 200 километрлы суүткәргеч иң кыска вакыт эчендә – биш ай тирәсендә төзелде дип белдерде.
Саклану министрлыгы беренче суырту станциясенең март ахырында эшли башлавы турында хисап бирде. Аннексияләнгән Донецки "халык республикасы" хакимиятләре исә апрель башында "июнь ахырына кешеләр көн саен яңа су үткәргечтән су ала башлаячак, әмма әлегә сәгатьләп", дип белдергән иде.
- Былтыр май аенда су белән тәэмин итү системы җимерелү сәбәпле Русия Украинадан оккупацияләгән Мариупольдә инфекцион авырулар таралырга мөмкин дип сагайдылар.
- 17 майда Киевта узган матбугат очрашуында Дөнья сәламәтлек саклау оешмасының (WHO) гадәттән тыш хәлләр төбәк мөдире Дорит Ницан Мариупольдә эчә торган сулар канализация сулары белән катнашкан, бу исә төрле инфекцион авырулар, әйтик холера китереп чыгарырга мөмкин дип белдерде.
- 11 майда шәһәр мэры Вадим Бойченко: "Су һәм төзек эшләүче канализация булмаганда шәһәрдә эпидемияләр башланачак. Хәзер халыкның зур өлеше – картлар һәм чирле кешеләр. Тиешле шартлар булмаганда алар арасында үлем-китем берничә тапкырга артачак", дип белдергән иде. 22 майда ул шәһәрдә теләсә кайда күпләп мәетләр күмелеп куелуы да эчә торган суга куркыныч тудыра дип белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум