Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Вагнер" хосусый хәрби ширкәте Франциядә "террорчы" оешма дип табылды


"Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең Петербурдагы үзәге
"Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең Петербурдагы үзәге

Резолюциядә әйтелгәнчә, "Вагнер"ның Украинадагы гамәлләре сугыш җинаятьләре дип бәяләнергә мөмкин. Документ символик мәгънәгә ия, аның мәҗбүри юридик көче юк.

Франциянең Дәүләт җыены депутатлары Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтен Европаның террорчы оешмалары исемлегенә кертү өчен тавыш бирде.

Халыкара француз радиосы хәбәр итүенчә, сүз "символик" чара турында бара. Резолюция өлгесе авторы, президентны хуплаучы "Яңарыш" фракциясе депутатыһәм "Франөия-Украина" парламент төркеме рәисе Бенжамен Аддад тавыш бирүләр алдыннан сәяси карашларны белдерергә кирәк: "Вагнер" һәм аның эшчәнлеге – террорчылык булып тора, дигән.

Аерым алганда, резолюциядә алман махсус хезмәтләренең бәяләмәләре урын алган, аларга ярашлы, хәрбиләштерелгән төркем "Бучадагы тыныч халыкны үтерү һәм җәфалауларда катнашкан". Резолюциядә әйтелгәнчә, "Вагнер"ның Украинадагы гамәлләре сугыш җинаятьләре дип бәяләнергә мөмкин.

Француз депутатлары кабул иткән документта Русия яллы оешмасының Сүриядә һәм Африканың башка илләрендә, әйтик Малида һәм Үзәк Африка Республикасында яшәүчеләрне үтерүдәге роле дә искәртелә.

  • 23 мартта Литва сеймы "Вагнер"ны террорчы оешма дип тану өчен тавыш биргән Европаның беренче парламенты булды.
  • Быел апрельдә Европа берлеге "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтен "Русиянең Украинага каршы хәрби агрессиясендә актив катнашуы өчен" чикләүләр исемлегенә кертте.
  • Якында Франциянең Дәүләт җыены депутатлары Украина белән бәйле тагын бер резолюция кабул итәр дип көтелә. Анда украин балаларын Русиягә депортацияләүне хөкем итәчәкләр, дип җиткерә Халыкара француз радиосы.
Вагнер төркеме (ингл. Wagner group) — рәсми булмаган кораллы оешма, медиада еш кына Русиянең хосусый хәрби компаниясе ("ЧВК Вагнера", "ЧВК "Вагнер") дип атала. 2014 елдан бирле Украинада, аннары Сүриядә хәрәкәт иткән. 2017 елда АКШның санкцияләр исемлегенә кертелгән. Әлеге исемлектә ул PMC Wagner исеме белән "Украина сепаратистлары" бүлегенә кертелгән. 2021 елда Европа берлеге дә төркемгә каршы санкцияләр кертте. Төркем башында Русия президенты Владимир Путинның пешекчесе саналган Евгений Пригожин тора. "Вагнер" — төркем командирларының берсе — Дмитрий Уткин кушаматы.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG