Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда Русияне тискәре бәяләүчеләр саны соңгы 15 елда иң зур күрсәткечкә җиткән


Сербиядәге мурал
Сербиядәге мурал

137 илдә үткәрелгән сораштыруларга күрә, Русия җитәкчелегенең гамәлләрен кешеләрнең 57 проценты хупламый. Моңарчы Русиягә бирелгән иң тискәре бәяләмә Кырымны басып алудан соң булган, ул чакта ул 38 процентны тәшкил иткән.

Мәскәүнең Украинага бәреп керүеннән соң, Русия хакимиятләренең гамәлләрен хупламау күрсәткече соңгы 15 елда иң зур дәрәҗәгә җиткән. Бу Gallup социология институты белешмәләреннән күренә.

2022 елда дөньяның 137 илендә сораштырылган кешеләрнең 57 проценты Русия эшчәнлеген хупламавы турында әйткән. Бу исә аннан алдагы ел белән чагыштырганда 18 процентка артыграк дигән сүз. Моңарчы Русиягә бирелгән иң тискәре бәяләмә Кырымны аннексияләвеннән соң булган, ул чакта 38 процентны тәшкил иткән.

Дөньяның 81 илендә Русия җитәкчелегенең гамәлләрен хупламау күрсәткече өстенлек алып тора. Бигрәк тә тискәре бәяләмәне Украинада (96 процент), польшада (95 процент) һәм АКШта биргәннәр (93 процент).

Сораштырудан күренгәнчә, Европада яшәүчеләрнең 85 проценты, Төньк һәм Көньяк Америкада сораштырылганнарның - 63, Азиядәгеләрнең – 52 һәм Африкада яшәүчеләрнең 34 проценты Русия гамәлләрен хупламый.

  • Былтыр 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.
  • Украинага һөҗүмне дөньяның күпчелек илләре һәм анда яшәүчеләр хөкем итеп чыкты. Русиягә каршы чикләүләр кертелде. Бу чикләүләр түрәләрнең генә түгел, гади халыкның тормышына да нык тәэсир итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG