Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиалар Татарстанда төзелеш министры урынбасары Элеонора Әбүбәкерова тоткарлануын хәбәр итә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Әбүбәкерованы элекке эш урыннарының берсендә 9 миллион сум алуда шикләнәләр диелә.

11 майга каршы төндә Татарстан эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре республиканың төзелеш министры урынбасары Элеонора Әбүбәкерованы тоткарлаган. Бу хакта куәт оешмаларына якын чыганакларына сылтама белән "Бизнес Online" хәбәр итә.

Куәт оешмалары вәкилләре аның йортында тентү үткәргән, ришвәт турында җинаять эше ачылган (Җинаять кодексының 290 маддәсе) диелә. Әбүбәкерованы элекке эш урыннарының берсендә 9 миллион сум алуда шикләнәләр. Тикшерү комитетында сорау алудан соң аны 48 сәгатькә тоткарлаганнар диелә. Әлегә министр урынбасарына чикләү чарасы билгеләнмәгән.

  • Элеонора Әбүбәкерова 2013 елдан башлап Татарстан газификация фонды башлыгы урынбасары булып эшләде, тагын ике ел Казан инженер челтәрләре идарәсе баш мөдире урынбасары булды. 2022 ел ахырында исә төзелеш министры Марат Айзатуллинның урынбасары вазифасына кереште.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG