Русия мәдәният министрлыгы Казанда Иске Таш мәчетен тергезү эшләрен дәвам итү өчен 33 миллион сум бүлеп бирә. Бу хакта дәүләт өчен сатып алулар порталында чыккан мәгълүматка таянып, "Татар-информ" җиткерә.
Акчаларның 15 миллион сумы федераль әһәмияткә ия мәдәни мирас объектын сипләүгә, су чыгару һәм су белән тәэмин итү системнарын төзекләндерүгә, электр һәм җылылык уздыруга, җилләткеч системы, сигнализация, яктырткычлар куюга тотылачак. Тергезү эшләре киләсе елның 16 августына кадәр бетәргә тиеш.
Казанның Яңа бистәсендә урнашкан Иске Таш мәчеттә төзекләндерү эшләре 2021 елда башланды. Ул 140 миллион сумга төшәчәк диелде. Мәчет имамы Надир Шәйморатов сүзләренчә, бу эш кузгалып китсен өчен төрле инстанцияләргә йөзләгән хатлар юлланган.
Хәзерге вакытта Иске таш мәчетендә реставрация алып барыла. Бүгенгә мәчетнең нигезен, гидроизоляция, кирпеч диварларын ныгыту эшләре тәмамланган. Татарстан мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин реставрациянең тышкы өлеше сентябрь аена тәмамланачагын белдергән иде. Шуннан соң интерьерлар эшенә керешәчәкләр. Алга таба мәчет янында мәдрәсә дә төзеләчәк.
- Иске Таш мәчете (Тугызынчы мәчет) — Казанның тарихи мәчетләренең берсе. Яңа бистәдә урнашкан. Риваятьләргә күрә, мәчет 1552 елда Казанны урыс гаскәрләреннән яклап һәлак булганнар каберендә төзелгән. Кабер зур иске таш белән билгеләнгән булган. Мәчет 1802 елда сәүдәгәр Габдулла Үтәмешев акчасына төзелә. 1830 елда Александр Шмидт проекты нигезендә реконструкция үтә. Мәчет 1930нчы елларда ябыла. Совет чорында ул мәктәп һәм склад булып кулланылган. 1994 елдан янә мәчет буларак кулланыла башлый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум