Accessibility links

Кайнар хәбәр

Судакта Кырымтатар милли ярминкәсе узды

7 май Кырымның Судак шәһәрендә кырымтатар мәдәнияте, матбугаты, милли һөнәрләре, тарихына багышланган Кырымтатар милли ярминкәсе узды. Аны кырымтатар эшмәкәрләре ярдәмендә җирле активистлар оештырды. Чарада Кырымның төрле урыннарыннан килгән осталар үзләре эшләп чыгарган кырымтатар милли киемнәрне, балчыктан, бакырдан ясалган савыт-саба, милли сувенирларны, уенчыкларны тәкдим иттеләр. Моннан тыш берничә шәхси китап кибетләре кырымтатар телендә китапларны, кырымтатарча сөйләшү сүзлекләрен, балалар әдәбиятын, дини китапларны тәкъдим иттеләр.


XS
SM
MD
LG