Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татарның төрле этник биюләре нигезендә 20 яңа бию тәкъдим ителәчәк


Самарда узган "Түгәрәк уен" фестивалендә катнашучылар. 2012 ел.
Самарда узган "Түгәрәк уен" фестивалендә катнашучылар. 2012 ел.

Биюләрнең нигезендә себер, әстерхан, пермь, самар, урал, керәшен татарлары биюе ятачак.

20-21 майда Казанда "Әйдә бас" бию фестивале узачак. Анда катнашучылар татарның яңа биюләрен күрсәтәчәк. Бу хакта бүген "Әйдә бас" татар биюен үстерү остаханәсе проекты җитәкчесе Сәидә Миңнебаева "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында белдерде.

Аның сүзләренчә, фестивальдә татар биюенең төрлелеген күрсәтәчәкләр. Узган ел бер атна дәвамында Кариев театрында хореограф һәм педагоглардан торган 25 катнашучы татар биюенең төрләрен өйрәнгән. Русиянең биш төбәгеннән килгән белгечләр себер татарлары, әстерхан татарлары, пермь, самар, урал, керәшен биюләреннән остаханәләр уздырган. Шуннан соң катнашучылар үз төркемнәрендә яңа татар биюләрен куярга тиеш. Фестивальдә шул яңа биюләргә нәтиҗә ясалачак.

Фестиваль 20 майда Кариев театрында концерт белән башланып китәчәк.

"Без 25 катнашучының 20 яңа татар биюен карый алачакбыз. Биюләр генә түгел, кемдер эксперименталь, перформанс куярга тырышты", диде Миңнебаева.

Кичен театр каршында "Кичке уен" узачак. Халык та тамашада катнашып биючеләргә кушыла алачак. 21 майда фестиваль Казан паркларына күчәчәк. "Ак чәчәчкләр", Урицкий паркларында, Кабан күле буенда остаханәләр, уеннардан торган җыен узар дип көтелә. Кичен "Әйдә бас" фестивале гала-концерты белән тәмамланачак.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнзилә Җәүһәрова сүзләренә караганда, бүген татарның бию төрләре өйрәнелмәгән.

"Бүген Русия хореографлары татар биюенең 6 төп элементы бар дип исәпли. Гай Таһиров башлыча казан татарларын өйрәнгән. Әмма ул 6 элемент кына түгел, әллә 56, әллә 106, әллә 200 булырга мөмкин. Бу сорауга җавап биреп булмый, чөнки бүгенге көндә "Татар биюләре антологиясе" дә, өйрәнүчеләр дә, халык биюләрен өйрәнүче мәктәп тә юк… Моны Казан мәдәният институты эшләргә тиеш дип әйтәбез", диде ул.

Әлеге фестиваль татарның бию төрлелеген өйрәнүгә игътибарны арттырырга тиеш.

"Поездның соңгы вагоны үтеп бара, утыра алабыз, теләгебез булса. Укыту системы беренче урында тора. Кайда безнең дәреслегебез? Монда фәнне үстерергә, аны аерым бер системга утыртырга кирәк", диде ул.

Соңгы елларда сәнгать әһелләре татар биюе төрләрен популярлаштыру юлларын эзли башлады. Фламенко укытучысы Гөлсинә Галимуллина Азатлыкка Казанда татар биюе мәктәпләре җитмәве турында сөйләгән иде.

Узган ел Казан урамнарында шәһәр халкы өчен "Батыр батл" дигән чара оештырылды. Теләгән һәркем татар биюе хәрәкәтләрен өйрәнә алды. Татарны урыслаштыру басымы көчәйгәннән-көчәя барганда, бию милли үзаңны саклауның бер ысулы буларак халыкта зур кызыксыну уятты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG