Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Украинага каршы сугышучы хәрбиләр өчен дип алдап акча җыюда шикләнелгән өч кешене тоткарлаганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Егетләр ярдәмне RT (Russia Today ) телеканалы баш мөхәррире Маргарита Симоньян исеменнән җыйган диелә. Бер ай ярым вакыт эчендә тоткарланучыларның хисапларында акча әйләнеше 7 миллион сумнан артып киткән.

Татарстанда Пермь төбәгеннән өч егет тоткарланган, алар Украинага каршы сугышучы Русия хәрбиләренә дип акча җыеп, бу акчаларны урлауда шикләнелә. Бу хакта Татарстан-24 җиткерә.

Егетләр Telegramда RT (Russia Today ) телеканалы баш мөхәррире Маргарита Симоньян исеменнән берничә канал алып барган, анда язылучылар саны акрынлап 100 меңнән артып киткән. Алар әлеге каналлар аша сугышта катнашучыларга ярдәм өчен дип акча җыйган диелә. Бу уңайдан Симоньян полициягә мөрәҗәгать иткән булган.

Беренчел мәгълүматларга күрә, шикләнелүчеләр сугышчыларга техника сатып алырга кирәк дип мәгълүмат бастырган. Теләге булганнарга, имештер волонтёрларның банк карталарына акча күчерергә тәкъдим иткәннәр.

Тикшерү фаразынча, тоткарланучыларның икесе бу акчаларны үз карталарына алып барган. Кайбер очракта 20 мең сум да күчерүчеләр булган. Егетләр акчаларны әлеге хәрәмләшү схемасын оештырган кешеләргә җибәргән, бер өлешен үзләренә алып калган диелә.

Бер ай ярым вакыт эчендә тоткарланучыларның хисапларында акча әйләнеше 7 миллион сумнан артып киткән.

Шикләнелүчеләргә каршы җинаять эше ачылган, алар читкә чыкмау турында имза куйган.

  • Былтыр 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Мәскәү моны "махсус хәрби операция" дип атый һәм басып алу сугышы булуын кире кага.
  • 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте.
  • Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
  • Русия түрәләре "армия тиешенчә тәэмин ителгән" дип кабатлап тора. Ә халык сугышка киткәннәргә һуманитар ярдәм җыеп җибәреп торудан туктамый: эчке киемнәрдән алып, бронежилетларга кадәр җыялар. Хәтта мәктәп укучыларын да ятьмәләр бәйләргә җәлеп иттеләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG