Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яровая русофобия өчен җинаять җаваплылыгы кертергә тәкъдим итә


Ирина Яровая
Ирина Яровая

Бу тәкъдимне Русия юстиция министры урынбасары Андрей Логинов та хуплаган.

Русия кануннарында русофобия төшенчәсенә "кешеләрне күралмау идеологиясе" билгеләмәсе бирергә һәм аның өчен җинаять җаваплылыгы кертергә кирәк. Бу хакта XI Петербур халыкара юридик форумында Русия Думасы дептутаты Ирина Яровая белдерде, дип җиткерә "Новости" агентлыгы.

Аның фикеренчә, русофобия өчен җинаять җаваплылыгы кертүнең максаты – тынычлыкны, иминлекне саклау һәм "русофобия узышындагыларны" туктату.

Бу тәкъдимне Русия юстиция министры урынбасары Андрей Логинов та хуплаган.

Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы аркасында дөньяда русофобия күренеше барлыкка килде. Урыс теле, урыс булу, русияле булу да Русиянең сугышына бәйләнде. Бу вазгыятьттә урыс булмау, башка милләт вәкиле булу, урысча түгел, туган телеңдә сөйләшү хәерлерәк дигән фикерләр дә таралды.

Әлегә бу массачыл күренеш дип әйтеп булмый, әмма шулай да социаль челтәрләрдә урыс мәдәниятеннән читләшү, Русиянең кылган гамәлләре өчен оялу һәм гафу үтенүләр, урыс мәдәнияте, дине агрессия тудырды дигән фикерләр бар. Украинадагы сугыш аркасында русиялеләрнең бер өлеше чит илләргә чыгып китте. Һәм аерым дәүләтләрдә килгән мөһаҗирләргә карата русофобия күренешләре дә бар дип тасвирлана.

Оператор буларак Казакъстанда нәфис фильмнар, Русия эстрадасы йолдызларына клиплар төшергән Айдар Шәрипов Азатлыкка әңгәмәсендә "Дөньяда барган русофобия шаукымында бүген татар, башкорт, якут, бурят булу күпкә хәерлерәк һәм рус теленнән башка телне, аеруча туган телне белүнең өстенлекләре күп", дигән иде.

  • "2016 елның җәендә Русиядә "Яровая кануны" кабул ителде. Ул элемтә операторларын һәм интернет-провайдерларны хат алышуларны, сөйләшүләрне һәм кулланучыларның башка мәгълүматын 30 көннән алты айга кадәр сакларга мәҗбүр итә. Моннан тыш, алар әлеге мәгълүматны махсус хезмәтләр таләбе белән тапшырырга да мәҗбүр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG