Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә президент һәм парламент сайлаулары уза


Төркиядә бүген президент сайлавы уза. Илдә яңа парламент һәм яңа президенты сайлыйлар. Сайлау бүлгеләре Казан вакыты белән иртәнге сигездә ачылды һәм 17.00дә ябылачак. 

Рәҗәп Эрдоган һәм аның төп көндәше Кәмал Кылычдароглу инде тавыш бирде.

CNN Turk хәбәр итүенчә, Истанбулдагы сайлау бүлгесендә тавыш биргәч, аналар көне уңаеннан, Эрдоган балаларга акча тараткан. Сайлау бүлгесе янында Эрдоган һәм аның хатыны Әминәне бер төркем тарафдарлары каршы алган дип әйтелә.

Җөмһүрият халык партиясе лидеры Кәмал Кылычдароглу хатыны Сельви белән Анкарадагы Чанкая районындагы Аргентина башлангыч мәктәбендә урнашкан сайлау бүлгесендә тавыш биргән. Аларны шулай ук яклау сүзләре кычкыручы тарафдарлары каршы алган.

Өченче намзәт – Синан Оган шулай ук Анкарада тавыш биргән.

Җиңү өчен намзәтләргә ким дигәндә 50% тавыш казану мөһим. Җыелмаган очракта 28 майда сайлауның икенче туры узачак.

Төркиянең хәзерге президенты Рәҗәп Эрдоган ил белән 20 елдан артык идарә итә. Башта ул премьер-министр вазифасында, соңрак президент булды. Сайлауларда аның төп көндәше Кәмал Кылычдароглу алты оппозиция партиясе белән берлектә тәкъдим ителде. Ул үзе дәүләтнең дөньяви системын яклаучы Җөмһүрият милли фиркасеннән. Коррупциягә каршы чыгышлары һәм Төркиянең Европа яклы үсеш юлы белән танылган.

Синан Оган "АТА альянсыннан" блогыннан бара.

Сайлауга өч көн кала тагын бер намзәт Мөхәррәм Инҗе сайлауда катнашудан баш тартты. Ул сайлау кампаниясе барышындагы үзенә компроматлар агылуын әйтте.

Сәясәтче 45 көн дәвамында Төркия медиалары аның фейк, дәрәҗәсен төшерүче фотоларын таратуын, ә хокук саклау органнарының бу фактларны тикшерүдән читләшүен әйтте. Инҗе шулай ук ил ватандашы һәм Төркия президентлыгына намзәт буларак дәүләт аның абруен яклый алмавын ассызыклады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG