Accessibility links

Кайнар хәбәр

WP: Пригожин, украиннар Бахмуттан чигенсә, Киевка Русия гаскәрләре урыннарын чишәргә тәкъдим иткән

 "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте җитәкчесе Евгений Пригожин
"Вагнер" хосусый хәрби ширкәте җитәкчесе Евгений Пригожин

Киев бу тәкъдимне кире каккан, чөнки "вагнерчы"ларга ышанмый, диелә. The Washington Post-ның сорауларына Русия дә, Украина хәрби күзләве дә җавап бирмәгән. Украина президенты Владимир Зеленский исә басмага Пригожин белән булган элемтәләрне расламаган.

Пентагонның интернетта таралган документларының берсендә әйтелгәнчә, "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте җитәкчесе Евгений Пригожин украин күзләвенә тәкъдим ясаган: ул Украина кораллы көчләре Бахмуттан чигенсә, Русия хәрбиләренең позицияләре турында мәгълүмат бирәчәген әйткән. Бу хакта The Washington Post җиткерә.

Документта әйтелгәнчә, Пригожин украин хрәби күзләвендәге элемтәләре аша шушы тәкъдимен гыйнвар аенда тапшырган.

Аның украин күзләү хезмәте белән элемтәдә булуы турында басмага Украинаның ике чыганагы да раслаган. Аларның берсе ышандыруынча, Киев бу тәкъдимне кире каккан, чөнки "вагнерчы"ларга ышанмый.

Интернетта таралган документларның берсендә исә (ул АКШ күзләве мәгүлүматына таянып төзелгән дип санала) Пригожинның Африкада украин күзләве офицерлары белән шәхсән очрашуы язылган.

Шундый очрашуларның берсендә ул Русия хәрбиләренә корал җитмәве турында сөйләгән һәм Украина кораллы көчләренә Кырымга һөҗүм башларга киңәш иткән диелә.

Үзенең Telegram-каналында Пригожин язманың бу өлешенә киная белән фикер белдергән: "Көнбатыш махсус хезмәтләреннән яшерер әйберебез юк, без әле дә Буданов белән (украин күзләве башлыгы Кирилл Буданов – ред.) Африкада", дигән ул.

The Washington Post-ның сорауларына Русия дә, Украина хәрби күзләве дә җавап бирмәгән. Украина президенты Владимир Зеленский исә басмага Пригожин белән булган элемтәләрне расламаган.

Соңрак Пригожин WP мәкаләсен ялган дип атады.

  • Русия белән Украина 2022 елның августыннан башлап Бахмут шәһәре өчен көрәшә, монда күбрәк "Вагнер" көчләре сугыша. Хәрби аналитиклар "вагнерчы"ларның Русиядәге даими гаскәрләргә караганда чагыштырмача яхшырак сугышуын искәртә, әмма "Вагнер" Бахмутны әле дә ала алмады.
  • Былтыр яз Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте ил тоткыннарын сугышка җибәрә башлады. Белгечләр Русия колонияләреннән фронтка киткән тоткыннар арасында югалтулар күп дип искәртә. Ак йорт белдерүенчә, Мәскәү Украинага һөҗүм иткәннән соң, Бахмут (Артемовски) шәһәрен басып алырга тырышканда, соңгы биш айда Русиянең 20 мең хәрбие һәлак булган, аларның яртысы – "вагнерчы"лар.
  • Күптән түгел Азатлык "Вагнер" белән сугышта катнашып һәлак булган Татарстан егет Рүзил Мөдәрисов турында язган иде.
  • Бахмут өчен сугышларда Украина кораллы көчләренең дә "Вагнер" сугышчыларының да югалтулары күп булуы хәбәр ителә. Быел яз Пригожин ике тапкыр Бахмуттан китәчәге турында белдерде.
  • Пентагонның шул исәптән Украинадагы сугыш белән бәйле документлары интернетта апрель аенда таралды. Аларның интернетка чыгуы өчен американ хәрбие Джек Тейшейра гаепләнеп кулга алынды. Документларның дөреслеккә туры килүен Ак йорт расламады, ә Русиядә аларның бер өлешендә ялган мәгълүмат булуы бар дип белдерделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG