Accessibility links

Русия Киевка күпсанлы ракетлар һәм дроннар белән һөҗүм ясады, җәрәхәтләнүчеләр бар


Русиянең Киевка моңа кадәр ясаган һөҗүмендә җимерелгән бина
Русиянең Киевка моңа кадәр ясаган һөҗүмендә җимерелгән бина

Украина кораллы көчләре Русия хәрбиләре Киевка 18 ракет очырды дип белдерде. Киев хакимиятләре күпчелек ракетларның һава һөҗүменнән саклану системы ярдәмендә бәреп төшерелүен белдерә. Шәһәрнең кайбер районнарында ракет калдыклары төшеп җимереклекләр булган.

16 майга каршы төндә Русия хәрбиләре Киевка күпсанлы ракетлар белән һөҗүм итте, җәрәхәтләнүчеләр бар, дип хәбәр итә җирле хакимиятләр. Төнлә Украинаның бөтен төбәкләрендә дә һава кисәтүе яңгыраган.

Киевка көчле ракет һөҗүменең булуын шәһәр хәрби хакимияте башлыгы Сергей Попко да белдерде. Ул аны "комплекслы" дип атады, чөнки һөҗүм төрле чаралар ярдәмендә, төрле юнәлешләрдән булган. Киев хакимиятләре күпчелек ракетларның һава һөҗүменнән саклану системы ярдәмендә бәреп төшерелүен белдерә. Шәһәрнең кайбер районнарында ракет калдыклары төшеп җимереклекләр булган.

Киев мэры Виталий Кличко өч кешенең җәрәхәтләнүен белдерде.

Украинаның һава көчләре җитәкчелеге Киевка булган һөҗүмгә ачыклама ясады. Алты "Кинжал", ике "Калибр", өч С-400 һәм "Искандер-М" ракетларының, шулай ук алты Shahed дронының бәреп төшерелүен җиткерде. Моннан тыш, Киев өстендә өч "Орлан-10" һәм "SuperCum" күзләү дроннарының бәреп төшерелүе әйтелә.

Украина кораллы көчләре Русия хәрбиләре Киевка 18 ракет очырды дип белдерде.

Медиалар Киевтан тыш, Чернигов өлкәсендә дә шартлаулар булуын хәбәр итте.

  • Соңгы атналарда Киевта һава кисәтүе еш яңгырый. Русия хәрбиләре Украна башкаласын ай башыннан бирле берничә тапкыр һөҗүмгә тотты. 8 майда Кличко Киевның Русия сугыш башлаганнан бирле иң көчле һөҗүмгә дучар булуын әйткән иде.
  • Узган елның сентябрендә Украина кораллы көчләре беренче тапкыр Харьков өлкәсендә иран дроны бәреп төшерүләрен белдерде. Алар моны Shahed-136 камикадзе-дроны диде. Шул ук вакытта пилотсыз очкычның исән калган өлешендә "М214 Герань-2" дигән язу бар иде, моның фотосын чыгардылар.
  • Шул вакыттан бирле Украина даими рәвештә иран дроннарын бәреп төшерүе турында белдерә.
  • Русиянең Украинага каршы сугышы былтыр 24 февральдә башланды. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG