Бу хакта "Кырым теләктәшлеге"нә Алиев белән телефоннан сөйләшә алган хатыны Наҗие Аджи-Мамутова сөйләгән.
"ШИЗО 23 гыйнвардан дәвам итә. Инде 118 көн булды. Тагын 10 июньгә кадәр озайттылар. Формаль сәбәбе – эчке тәртипне бозу", дип сөйләгән тоткынның хатыны.
Элегрәк Алиевны инде берничә тапкыр ШИЗОда тотканнар. Алиев үзен һәм шул ук колония ШИЗОсында 750 көннән артык уздырган икенче кырымтатар Теймур Абдуллаевны "өстән төшкән әмер нигезендә" җәзалыйлар дип саный. Адвокат Эдем Семедляев колония идарәсе гамәлләренә шикаять бирергә җыена.
Русия Кырымны басып алганнан соң, кырымтатарларны эзәрлекләүләр, төрмәләргә ябу артты.
Шушы көннәрдә Дондагы Ростов шәһәренең Көньяк бүлекчә хәрби мәхкәмәсе "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә "дүртенче Бакчасарай төркеме"ннән Александр Сизиков, Алим Суфьянов һәм Сейран Хайрединовны ирегеннән мәхрүм итте.
Беренче төркем инвалид (тома сукыр) Сизиков иң зур мөддәт алган. Аны 17 елга утыртканнар. Прокуратура аңа 18 ел сораган иде. Мәхкәмә Сизиковны террорчы оешма эшчәнлеген оештыруда гаепләде.
Хайрединов һәм Суфьянов 12 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Өчесе дә беренче дүрт елны төрмәдә, ә аннары кырыс шартлы колониядә үткәрергә тиеш булачак.
"Бүген рәхимсез репрессия машинасы чираттагы тапкыр минем иремә генә түгел, безнең гаиләгә генә түгел, бөтен кырым халкына да хөкем карары чыгара. Мин моның белән килешмим һәм аның белән гаделлек өчен ахырга кадәр көрәшәчәкмен", – дигән Сейран Хайрединовның хатыны Зарема "Кырым теләктәшлеге" басмасына.
- 2019 елның 12 ноябрендә мәхкәмә "Хизб ут-Тәхрир" хәрәкәте эшчәнлегендә катнашуда гаепләнүче "Ялта эше"нең алты әгъзасын 7 елдан 19 елга кадәр кырыс шартлы колониягә хөкем итте.
- "Хизб ут-Тәхрир" Ислам партиясе Русия территориясендә террорчы оешма дип табылды. Анда катнашучыларны фатирларда очрашкан, дини әдәбият укыган һәм яңа катнашучылар килүне нигез итеп кенә дә озак вакытка иректән мәхрүм итәләр. "Сова" мәгълүмат-аналитика үзәге һәм "Мемориал" үзәге партиянең Русиядә террорчы дип аталуын хокукый нигезсез дип атый.
- "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" үзәге исәпләвенчә, 2023 елның 23 февраленә "Хизб ут-Тәхрир әл-Ислами"га катнашы булу сәбәпле, ким дигәндә, 334 кеше эзәрлекләнә, 27 кеше эзләүгә игълан ителгән. Ким дигәндә 253 кеше хөкем ителгән, шуларның 107 фигуранты – унбиш елдан артык колониягә утыртылган. "Хизб ут-Тахрир әл-Ислами"га катнашы булган 280 эш фигурантын "Мемориал" сәяси тоткын дип таныды (аларның 47се җәзасын үтәп иреккә чыкты).
Белешмә: Хизб ут-Тәхрир
"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.
"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.
Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум