11 секундлык Коръәнне яндыру видеосы Волгоградның Җәмигъ мәчете районында төшерелгән. Видео урыс телендәге телеграм каналларда таралды.
20 майда, ФСБ шикле кешене кулга алу видеосын күрсәтте. Тоткарланган кеше Акъярда туган 19 яшьлек Никита Журавель диелде. Видеодан күренгәнчә, ул курьер булып хезмәт иткән.
Тикшерүчеләр әйтүенчә, 19 майда Журавель Коръәнне Украина иминлек хезмәте (СБУ) күрсәтмәсе белән яндырган, чөнки аңа 10 мең сум вәгъдә ителгән диелә. Тикшерү комитетының матбугат хезмәте белдерүенчә, тоткарланган Журавель Коръән яндырганын таныган. Ул шулай ук башка ялланып ярдәм күрсәтүен — хәрби объектларны видеога төшерүен сөйләгән", диелә тикшерү комитеты тараткан хәбәрдә
Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин карары нигезендә, әлеге эшне Чечнядагы идарәгә тапшырачаклар. Җинаять эше кысаларында куәт оешмалары гаепләнүченең яшәгән өендә тентү үткәрә.
Русия юстиция министры Константин Чуйченко белдегәнчә, хөкем карары чыкканнан соң гаепләнүче мөселманнар күпчелек тәшкил иткән төбәктәге төзәтү колониясендә утырырга тиеш булачак.
Быел Рамазан ае алдыннан Русия пропагандасы Украина хәрби көчләренең Коръәндә дуңгыз маен кисүе һәм китапны утта яндыруы турында хәбәрләр таратты. Украинаның элекке мөфтие, Донецки татары, ихтыяри булып үз иле гаскәренә кушылган Сәид Исмәгыйлев моны Русия тарафыннан махсус оештырылган видео дип атады.
Аныңча, бу акция ахмакларча ясалган, чөнки Украинада Коръән украин телендә басыла, видеода исә Украинада булмаган урыс телендәге яңа изге китаплар күрсәтелә. Исмәгыйлев моны мөселман дөньясын Украинага каршы кую өчен махсус эшлиләр диде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум