Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белгород өлкәсенә Украинадан диверсия-күзләү төркеме үтеп кергән, бәрелешләр баруы әйтелә


Белгород өлкәсендәге чик буе пункты. Архив фотосы
Белгород өлкәсендәге чик буе пункты. Архив фотосы

Украинадан Русия ягына бер яки берничә кораллы төркем керүе әйтелде.

22 май дүшәмбе көнне Русиянең чик буендагы Белгород өлкәсенә Украинадан диверсия-күзләү төркеме үтеп кергән. Моны Русия хакимиятләре дә таныды. Бәрелешләр бара диелә.

Иртән Telegram-каналларда Русия һәм Украина чикләре янында: Белгород һәм Сума өлкәсендә каты бәрелешләр турында хәбәрләр чыкты. Украинадан Русия ягына бер йә берничә кораллы төркем керүе әйтелде. Моның өчен җаваплылыкны үз өстенә Урыс ихтыяри корпусы (РДК) һәм "Русия Азатлыгы" легионы вәкилләре алды.

Урыс ихтыяри корпусы – Русиядән киткән уңчы активистлардан төзелгән хәрби төркем. "Русия Азатлыгы" легионы – Украина ягында сугышучы русияләрдән төзелгән ихтыяри хәрби төркем.

Иртән Белгород өлкәсенең Грайворон районындагы тикшерү пунктына һөҗүмнәр булу ихтималы сурәтләнгән видео чыкты. Видеода бер пункт янына Украина флагы эленгән танк килеп керә.

Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков Украинаны "Белгород өлкәсенә паникага этәрүче мәгълүмати һөҗүм ясауда" гаепләде. Ул Грайворон районына һөҗүмне раслады, әмма яраланучылар да, үлүчеләр дә булмады диде.

Соңрак Гладков районга Украинаның диверсия-күзләү төркеме керүен хәбәр итте. Русия хәрбиләре алар белән сугыша диелде.

Baza мәгълүматынча, Грайворон хакимияте бинасына атыш ясаганда хакимият башлыгы урынбасары җәрәхәтләнгән. Губернатор шәһәрдә снарядлардан өч хосусый йортның януын хәбәр итте. Хакимият бинасына да эләккән.

Урыс ихтыяри корпусы һәм "Русия Азатлыгы" легионы Козинка торак пунктын алуларын белдерде.

Украина баш күзләү идарәсе Андрей Юсов "Русия Азатлыгы" легионы һәм Урыс ихтыяри корпусы сугышчылары Белгород өлкәсендә "иминлек зонасы" булдыру операциясе уздыра диде. Украина мондый белдерүне беренче тапкыр ясый, гадәттә украин хәрбиләре Русиядәге атышларын яки диверсияләрен аңлатмый иде. Юсов әлеге операциядә бары тик Русия ватандашлары гына катнаша диде.

Украина президентны офисы киңәшчесе Михаил Подоляк исә бу вакыйгаларны "Украинада кызыксынып күзәтәләр, тик аңа турыдан-туры катнашыбыз юк", дип белдерде.

Көндез бу хәлләргә Кремль сүзчесе Дмитрий Песков та фикер белдерде, моны Русия президентына җиткерүләрен әйтте. Песков Белгород өлкәсенә рейдны "Бахмут юнәлешеннән игътибарны читкә юнәлтү тырышлыгы", дип атады.

Узган ялда Русия хакимиятләре Донецки өлкәсендәге Бахмут шәһәрен алуны җиткерде, Украина шәһәрне тулысынча югалтуын кире кага.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG