Уфада Чаңгы спортының олимпия резервы мәктәбе тренерын үзендә шөгыльләнгән балаларга азгынлык кылуда шикләнәләр. "Башинформ"га хәбәр итүенчә, тәртип саклаучылар 58 яшьлек ирне кичә, 22 майда тоткарлаган.
Ул балигъ булмаучыларның җенси кагылгысызлыгына каршы җитди җинаятьләр кылуда шикләнелә диелә.
Беренчел мәгълүматка күрә, апалы-сеңелле ике бала әниләренә тренерның аздыруы турында сөйләгән. Ана кеше кичекмәстән тәртип саклау оешмаларына хәбәр иткән.
"Башинформ"га бу уңайдан спорт мәктәбендә комментар бирмәгәннәр. Ә республиканың тикшерү идарәсе матбугат хезмәте ирнең тоткарлануын, аның белән тикшерү эшләре алып барылуын әйткән. Шулай ук Җинаять кодексының 132нче ("Җенси характердагы көчләү гамәлләре" ) һәм 135нче ("Бозык гамәлләр") маддәләре нигезендә җинаять эше ачылуы әйтелә.
- Былтыр Башкортстанда "Торос" хоккей клубының 11 яшьлек хоккейчылары яшьтәшен мәсхәрәләүдә шикләнелде. Нефтекама клубы уенчылары апрельдә Туймазыдагы хоккей чемпионатында катнашкан, кунакханәдә яшәгәннәр. Җенси уен уйнаудан баш тарткан өчен балалар 10 яшьлек яшьтәшен мәсхәрәләгән, аның битенә йомышларын үтәгән диелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум