Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә канунсыз эшләреннән җибәрелгән Башкорт опера театры музыкантларына ике миллион сум түләттерү карары чыгарган


Башкорт опера һәм балет театры бинасы. Уфа
Башкорт опера һәм балет театры бинасы. Уфа

Былтыр декабрьдә Уфаның Киров район мәхкәмәсе аларның һәркайсына бишәр мең сум түләргә дип карар чыгарган иде. Музыкантлар моны шикаять итте.

Башкортстан Югары мәхкәмәсе Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының тугыз музыканты тапшырган дәгъваларда эшләми торган чорлары өчен соралган акчалар белән бәйле өлешен канәгатьләндергән. Бу хакта скрипкачы Елена Галимова сүзләренә тыянып "Коммерсантъ" хәбәр итә.

"Шул ук вакытта мәхкәмә Алексей Микитовны кабат эш урынында торгызырга тиешләр дип тапмады. Кассация тапшырачакбыз. Шанслар бар дип уйлыйм", дигән ул.

Былтыр сентябрьдә җитәкчелек белән низаг аркасында Башкортстан опера һәм балет театры оркестрының 24 музыканты эшсез калган дип хәбәр ителгән иде.

2020 елда, коронавирус пандемиясе вакытында музыкантларга контракт нигезендә эшләячәкләрен әйткәннәр.

Театр җитәкчелеге музыкантларны вакыты чикләнмәгән килешүләрдән кыска вакытлы хезмәт килешүләренә күчерергә кушкан, хезмәткәрләр куркып калса да, килешүләрне имзалаган диелде.

Шул вакыттан бирле җитәкчелек белән музыкантлар арасында киеренкелек арта барган. Артистлар һөнәри берләшмә төзегән. Театр җитәкчелеге исә моңа җавап итеп, риза булмаучылар белән яңа хезмәт килешүләре төземи башлаган, кайберләренең контрактын бер еллык кына итеп төзегәннәр.

Эштән җибәрүләре белән канәгать булмаучы музыкантлар мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте, соңрак аларның шикаятьләре берләштерелде.

  • Былтыр декабрьдә Уфаның Киров район мәхкәмәсе Башкортстан опера һәм балет театрының элекке ун хезмәткәреннән тугызының шикаятьләрен канәгатьләндерде, эштән җибәрелүләрен канунсыз дип тапты.
  • Аларны эшләрендә торгызырга, һәркайсына рухи зыян өчен биш мең сум күләмендә компенсация бирергә дигән карар чыкты. Мәхкәмә карарын театр җитәкчелеге дә, музыкантлар да шикаять итте. Театр шикаяте канәгатьләндерелмәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG