Accessibility links

Русия мәхкәмәсе кырымтатар активисты Сейтосмановны 18 ел колониягә хөкем итте


Эрнес Сейтосманов
Эрнес Сейтосманов

“Беренче дүрт елын Эрнес төрмәдә уздырачак. Аннан соң Сейтосмановны төзәтү колониясенә җибәрәчәкләр. Мәхкәмә аңа азат ителгәнннән соң ел ярым иреген чикләү билгеләде”, диелә.

Русиянең Көньяк бүлгесендәге хәрби мәхкәмә кырымтатар активисты, "Кырым мөселманнары эше"ндә гаепләнүче Эрнес Сейтосмановны 18 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иткән. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" хәбәр итә.

"Беренче дүрт елын Эрнес төрмәдә, иң авыр шартларда уздырачак. Аннан соң Сейтосмановны төзәтү колониясенә җибәрәчкләр. Мәхкәмә аңа азат ителгәнннән соң ел ярым иреген чикләү билгеләде", диелә хәбәрдә.

Чикләүләр исә айга ике тапкыр Русия җәзаларны үтәү федераль хезмәтенә (ФСИН) барып кайтуны, кичке сәгать уннан иртәнге алтыга кадәр халык чараларына бармауны күз уңында тота. Шулай ук, аңа әйтмичә яшәү һәм эш урынын алыштыру да тыелачак.

"Шундый кырыс җәзага карамастан, мин Эрнеска сокланам. Ул әлеге куркыныч хөкем карарын лаеклы каршылады. Аның бу җинаятьне кылмавына иманым камил", дигән адвокаты Алексей Ладин.

Яклау ягы хөкем карарын шикаять итәргә җыена.

Сейтосмановны былтыр февральдә Русиянең куәт оешмасы вәкилләре кырымтатарларның өйләрендә тентүләр уздырган чакта кулга алганнар иде.

Ул чакта барлыгы дүрт кеше тоткарланды: Ансар Османов, Аметхан Абдулвапов, Марлен Мостафаев, Эрнес үзе.

Аларның барысын да Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләделәр.

Моңарчы Эрнеснең туганы Әнвәр Сейтосмановны да Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы эшчәнлеген оештыруда гаепле дип табып, 17 елга кырыс тәртипле колониягә, бер елга иреген чикләүгә хөкем иттеләр.

  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
  • Русиядә тыелган, ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп.
  • Кырымтатарларның күпчелеге эзәрлекләнүләрдән качып Киев, Львов һәм Украинаның башка шәһәрләренә күченгән иде. Былтыр 24 февральдә Русия Украинада сугыш башлаганнан соң алар да украиннар кебек илдән китәргә мәҗбүр булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG