Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан урыслары соборына 25 ел тулу чарасында Радий Хәбиров республикадагы бөтен милләтләрне “урыс”ка берләштерде


Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров

Хәбиров әйтүенчә, күмәк Көнбатыш урыслардан дошман ясаганда, Урыслар соборы ялгыз калмаган, аның янына һәм урыслар тирәсенә башка милләтләр дә берләшкән. Һәм янәсе алар “Без барыбыз да урыслар һәм беркемне кыерсыттырмыйбыз, без үзебезнекеләрне ташламыйбыз”, дип әйткән.

Бүген Уфада Башкортстан урыслары соборы оешмага 25 ел тулу уңаеннан конференция үткәрде. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә. Анда республикада милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Чарада Радий Хәбиров та чыгыш ясады. Ул "республикада бердәмлек һәм милләтара дуслыкка өлеш кертүләре өчен" оешманың әгъзаларына рәхмәт әйтте. Бөтен милләтләр "урыс халкы тирәсенә берләшеп, "без урыслар", дип әйтте", дип тә өстәде.

"Хәзер күмәк Көнбатыш тырышлыгы ярдәмендә урыс мәдәнияте, тарихы, теленә каныгалар. Анда бөтен урысныкы булган әйбер кызыл чүпрәк кебек кабул ителә. Алар безне ачыктан-ачык күрә алмый, чөнки безнең өстенлегебезне: урыс күңеленең, урыс тарихының һәм мәдәниятенең матурлыгын күрәләр. Мондый шартларда Урыслар соборы ялгыз калмады. Аның янына һәм урыслар тирәсенә башка милләтләр дә берләште, алар: "Без барыбыз да урыслар һәм беркемне кыерсыттырмыйбыз, без үзебезнекеләрне ташламыйбыз", дип әйтте", дип сөйләде Хәбиров.

  • "Башкортстан урыслары соборы" оешмасы 1997 елның мартында төзелгән, аның республикада 70 бүлекчәсе бар. Ул мәгариф эшчәнлеге белән беррәттән Башкортстандагы урыс авылларының һәм гыйбадәтханәләренең тарихын торгызу, урыс телен саклау һәм үстерү, урыс милли гореф-гадәтләрен яңартуга булышу белән шөгыльләнә.
  • 2021 елгы җанисәпнең рәсми нәтиҗәләренә күрә, Башкортстанда башкортлар һәм урыслар саны арткан, ә менә татар, чуаш, мари халыкларының саны кимегән. 2010 елгы җанисәп белән чагыштырганда, урысларның саны 1 млн 432 меңнән 1 млн 509 меңгә җиткән — ягъни 77 мең кешегә арткан.
  • Шунысы кызык: 1989 елгы җанисәптәп бирле Башкортстандагы урыслар саны гел кими килде. Бу урысларның азрак бала табуы белән дә, аларның республикадан читкә китүе белән дә аңлатыла — моны шактый күп белгеч таныды.
  • Узган җанисәп алдыннан Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәте дә көчәйде. Башкортстан галимнәрнең бер өлеше республиканың көнбатыш өлешендә яшәүче татарларның теленә, килеп чыгышына басым ясап, аларның чынында татар түгел, ә башкорт булуларын дәлилләргә тырыша. Татар теле дә башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дигән төшенчәне дә кулланышка кертеп җибәрде. Рәсми оешмалар да моны куллана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG