Accessibility links

Казанда остеопат Рәсүл Бурановны үтергәннәр


Рәсүл Буранов

Аны хатынының бертуганы үтергән дип хәбәр ителә.

Казанда 27 яшьлек Рәсүл Буранов үтерелгән. Аны 28 майда пычак белән чәнчеп үтергәннәр дип яза "Бизнес-онлайн" басмасы үзенең чыганакларына таянып.

Русия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе Бурановның мәете Коммунарлар урамында табылган дип хәбәр итте. Шулай ук, Бурановны үтерүдә шикләнелгән ир кеше инде кулга алынган, диелә. Ул — Буранов хатынының бертуганы. Аңа 33 яшь.

Ирләр арасында низаг килеп чыккан, шуннан соң Буранов хатынының бертуганы аңа пычак белән чәнчегән һәм Буранов машинасында качып киткән, диелә.

Социаль челтәрләрдән күренгәнчә, Буранов татар эстрадасы җырчылары арасында шактый популяр остеопат булган. Ул клиентларына Казанда гына түгел, Татарстанның башка шәһәрләре, шулай ук, Башкортстанда да хезмәт күрсәткән.

Instagram челтәрендәге битендә Рәсүл Бурановның 12 меңләп язылучысы бар. Үзе турында ул "2011-2012 елларда Пекинда укыдым, шунда Кытай медицинасы буенча белгеч булдым" дип язган булган. Буранов үзен "15 еллык тәҗрибәсе булган остеопат-кинезиолог" дип тә тасвирлаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG