2022 елда АКШ ватандашлагын 10 420 русияле алган. Бу — соңгы ун елда иң зур сан дип яза "Ведомости" газеты.
Белгечләр моны берничә елның күмәк эффекты белән аңлата: Америка Кушма Штатлары ватандашлыгын, АКШта яшәү рөхсәтен (грин-картны) алганнан соң, биш ел узгач алырга мөмкин.
Шул ук вакытта 2022 елда грин-картка ия булган русияләр саны 9 800дән артып киткән. Аларның дүрттән бер өлеше яшәү рөхсәтен Америка дәүләт департаменты ел саен оештыра торган лотереядә откан. Моннан кала, узган елны Русия ватандашларына АКШның 97 инвестицион визасы бирелгән — бу узган еллар белән чагыштырганда күпкә күбрәк.
Шулай ук, 2022 елда 33,6 мең русияле АКШның туристик визасын алган, әлеге төр визага гариза биргән кешеләрнең 26%ына виза бирелмәгән. Чагыштыру өчен: Таҗикстан ватандашларына килгәндә, АКШның туристик визасына гариза бирүчеләрнең 58%ына бу виза бирелми, Үзбәкстан ватандашларында бу сан — 47%, Казакъстан ватандашларында — 44%, Әрмәнстан белән Кыргызстан ватандашларында — 38%.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум