Русия мәдәният министрлыгы Кино фондының дәүләттән ярдәм алуга дәгъва итә торган фильмнарны сайлап алу белән шөгыльләнүче белгечләр шурасын тулысынча диярлек яңарткан. Шурага кертелгән яңа кешеләрнең исемнәре язылган фәрман министрлык сайтында чыккан, моңа "Ведомости" игътибар иткән.
Документтан күренгәнчә, фондның уен киносы, уен булмаган фильмнар, балалар өчен фильмнар һәм анимацион фильмнар сайлап алу белән шөгыльләнүче дүрт белгечләр шурасын тамырдан үзгәрткәннәр.
Яңартылган шураларда танылган режиссерлар Алексей Учитель, Алексей Федорченко, Владимир Хотиненко, Алексей Агранович, продюсерлар Петр Ануров, Антон Златопольски, сценарий язучылар Любовь Мульменко, Роман Кантор, Константин Майер, кино тәнкыйтьчесе Андрей Апостолов бүтән юк. Беренче каналның баш мөдире Константин Эрнстны һәм "Союзмультфильм" киностудиясе мөдирләр шурасы рәисе Юлиан Слащевны да чыгарганнар, дип яза "Интерфакс".
Бер үк вакытта балалар һәм үсмерләргә фильмнар сайлап алу шурасына Урыс православ чиркәвенең ике вәкилен, шулай ук Думадагы Русиягә каршы гамәлләрне тикшерүче төркемдә торучы (бу төркем әйтик режиссер Александр Молочниковны һәм алып баручы Иван Ургантны эштән җибәрүне таләп итте) актер Дмитрий Певцовны керткәннәр. Яңартылган шураларда мәдәният министрлыгының үзеннән булган вәкилләр саны да арткан.
Белгечләр шурасына керүчеләр исемлеген соңгы тапкыр 2021 елда яңартканнар иде. Бу юлы яңартканнан соң исә андагы әгъзалар саны шактый кимегән.
"Ведомости" искәртүенчә, хәтта уен киносын сайлап алучы иң эре шурада әгъзалар саны 2,7 тапкырга киметелеп, 23 кешегә калган.
- 2022 елның декабрендә белгечләр шурасы сайлап алган фильмнарга быел дәүләт ярдәме буларак 11,5 миллард сум тоотарга ниятлиләр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум