Русия думасының саклану комитеты фән докторларын һәм кандидатларын, шулай ук армиядә хезмәт итмәгәннәрне мобилизациягә җәлеп итмәү турындагы канун өлгесенә каршы чыккан. Бу хакта инициатива авторы КПРФтан депутат Михаил Матвеев хәбәр итте.
Мөһим өлкәләрдә эшләүче галимнәр болай да мобилизациядән кала ала ала дигән депутатлар.
Кануннарда "өлешчә мобилизация" дигән төшенчә бөтенләй юк икәнлеге һәм булмаячагы ачыкланды. Саклану министрлыгы киләчкәкә үзен чикли алмый, ә мобилизация "сугыш вакыты" дигәнне аңлата. Терминология башкача", дип аңлатты Матвеев социаль челтәрләрдә.
Моннан тыш, депутат хәбәренчә, Дума комитеты Матвеевның тагын бер канун өлгесен кире каккан. Ул сәламәтлеге яки башка сәбәпләр белән армиядә хезмәт итмәүчеләрне мобилизациядән кичектереп тору турында.
"Махсус хәрби операциягә кадәр дистә еллар вакытында Русия 30 мең галимен югалтты. Махсус операция башлангач, илдән йөз меңләгән кеше китте, алар арасында галимнәр дә әз түгел. Әгәр без принципиаль рәвештә калган кешеләрне сакламыйбыз икән, Русия фәне һәм мәгарифендәге кризисны хәл итеп булмаячак", дип саный Матвеев.
- Михаил Матвеев галимнәрне мобилизацияләмәү турында канун өлгесен 2022 елның 25 октябрендә кертте.
- Владимир Путин фәрманы белән 2022 елның 21 сентябрендә "өлешчә" дип аталган мобилизация башланды. 1 ноябрьдә ул төгәлләнде дип хәбәр ителде. Ләкин юридик яктан бу берничек тә теркәлмәде. Саклану министры Сергей Шойгу сүзләренчә, ул вакытта 300 мең кеше мобилизацияләнгән.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум